26 нчы ноябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
"Күңел җылысы" шөгыльләр циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен, "Минем күңелем йорты" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның эчке халәтен гармонияләштерү, социаль яраклашуда ярдәм итү, иҗади мөмкинлекне үстерү.
Шөгыль барышында балалар үстерелешле күнегүләр башкардылар, үзләренең кәефләрен биш баллы шкала буенча бәяләделәр, үзләре турында хикәят төзеделәр, аны төркемгә күрсәттеләр. "Тылсымлы җепләр" күнегүе эмоциональ халәтне көйләргә, күзаллау, хыял, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итте.
Шөгыль ахырында балалар "Минем күңелем йорты" коллектив коллажын төзеделәр һәм аның презентациясен күрсәттеләр.
