Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
28нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаилә” пилот проекты турында мәгълүмат бирү максаты белән “Татспиртпром” хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар. Очрашуда катнашучыларга проектның максатлары, тәрбиягә алучы гаиләне булдыруга таләпләр, шартлар, тәртип һәм өлкән яшьтәге кешене тәрбияләү өчен айлык түләү турында аңлатылды. Оешма хезмәткәрләренә пилот проектын тормышка ашыру турында тулы мәгълүмат алыр өчен “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге контактлары калдырылды.

23нче май, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Элекон” заводы активистлары алдында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М. Н. чыгыш ясады, ул «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаилә” проектын тормышка ашыру турында мәгълүмат бирде. Аңлатулы әңгәмә барышында тәрбиягә алучы гаиләне булдыруга таләпләргә, шартларга, тәртипкә һәм өлкән яшьтәге кешене тәрбияләү өчен айлык түләүгә игътибар бирелде. Очрашуны йомгаклап Горева М. Н. кызыксындырган сорауларга җавап бирде, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эше турынла сөйләде һәм мөрәҗәгать итү өчен контактлар белән мәгълүмати буклетлар тапшырды.

22нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, А. Д. Сахаровның 100-еллыгына туры китерелгән “А. Д. Сахаров – күренекле галим һәм хокук яклаучы” төркемле шөгылен уздырдылар.
Балалар А. Д. Сахаровның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштылар, Андрей Дмитриевичның галим, академик кына түгел, ә Россиянең бөек гражданины, кеше хокуклары өчен көрәшүче булуын да белделәр.
Балалар зур кызыксыну белән шөгыльдә катнаштылар, булган белемнәре белән уртаклаштылар.
Шөгыль яшүсмерләрнең хәзерге тарихка кызыксынуларын арттыруга, үз Ватаннары, бөек кешеләре өчен горурлык, ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуга ярдәм итте.

21нче май, сишәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “173нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” МБББУ (Салмачи бистәсе) участок консультация пунктында “Куркынычсызлык” циклы кысаларында “Мин һәм дөнья” тренинг шөгылен уздырды.
Тренингның максаты: үз-үзеңне тотышны эмоциональ регуляцияләүне үстерү, шомлылыкны кисәтү һәм киметү, үз-үзеңә ышаныч арттыру.
Тренинг барышында катнашучылар үзләренең кәефләре белән уртаклаштылар, бер-берләрен яхшырак белделәр, тискәре хисләрне ничек җиңүләре турында сөйләделәр. Психолог җитәкчелегендә балалар тискәре хисләрне җиңәргә ярдәм итүче, эмоциональ регуляция ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар.
Тренинг ахырында эмоциональ киеренкелекне бетерүгә релаксация күнегүләре уздырылды.


17нче май, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Халыкара гаилә көненә туры китереп, бәйге-уен программасы рәвешендә “Тынычлык гаиләдә башлана” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның уңай кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру.
Гаиләләр шөгыль барышында бәйгеләрдә катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр. “АйДаДети” актер студиясенә йөрүче балалар иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар. Шөгыль ахырында катнашучыларны күңелле сюрприз - отышлы лотерея көтә иде, анда һәркем уртак гаилә ялын оештыру өчен призлар отты.



Страница 154 из 272