15нче май, чәршәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар кысаларында, бүлек хезмәткәрләе арасында “Хезмәтне саклау безнең кулда” фотобәйгесен уздырдылар.
Бәйге барышында белгечләр эш урынында хезмәт иминлеге, электр куркынычсызлыгы, шәһәр транспортында куркынычсыз йөрү һәм башка кагыйдәләрне күрсәтүче фотолар әзерләделәр.
“Бәйге темасын иң яхшы ачу”, “Бәйге темасын ачуга иҗади якын килү”, “Оригинальлек” номинацияләрендә җиңүчеләр мактау кәгазьләре һәм призлар белән бүләкләнделәр.
