Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Халыкара әниләр көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече мәдәни оештыручы белән берлектә “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Дөнья әнидән башлана” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен җайлаштыру, әнигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль башында әниләр турында табышмаклар оттылар, үз әниләренең үзенчәлекләре, һөнәрләре, кызыксынулары турында сөйләделәр, “Әни мәхәббәтенең кояшы” күнегүен башкардылар, кояш нурларында әниләренең җылы һәм якты хисләр тудыра торган сыйфатларын санап киттеләр. Тикшерү барышында төп игътибарны әниләргә һәм әбиләргә карата ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәтнең мөһим булуын билгеләделәр.
Шөгыль ахырында балалар әниләргә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне, шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, әнигә ярату хисе тәрбияләргә ярдәм итте.

23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт алучы гаиләләрнең инвалид-балалары өчен “Төсле кәеф” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, уңай кызыксынулар формалаштыру, тактиль сизгерлекне, эре һәм вак моториканы үстерү.
Балалар шөгыль барышында мускул һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән күнегүләр, “Үрмәкүчкәй” бармак гимнастикасын, игътибарның юнәлешен үзгәртүгә, координацияне яхшыртуга һәм тактиль сизгерлекне үстерүгә күнегүләр башкардылар.
Шөгыльнең ахыргы өлешендә балалар иҗади остаханәдә кәефләрен белдергән “Төсле кәеф” открыткасы ясадылар.


28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, стационарны алмаштыручы инновацион “Тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында,“Каты авыруларны тәрбияләүче кешеләрдәге депрессия бозылышлары профилактикасы” темасы буенча шөгыль уздырылды. Шөгыль 17 кеше өчен, социаль хезмәтчеләр һәм мөрәҗәгать итүчеләр, ДАССУ “21нче номерлы шәһәр поликлиникасы”ның уку залында узды.
Шөгыльгә чакырылучылар авыруның саулыгындагы үзгәрешләрне тикшерү ысуллары, каты авырулар кичергән өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук каты авыруларны тәрбияләүче кешеләрдәге депрессия бозылышлары профилактикасы чаралары, һөнәри януны җиңү чаралары турында мәгълүмат тыңладылар.
Катнашучылар темаларны тикшерүдә актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр, тагын очрашырга теләк белдерделәр.


28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Халыкара әниләр көне кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе балаларга һәм барлык мохтаҗларга ярдәм итүче “Игелекле йөрәк” Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә,сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче хатын-кызлар өчен, “Әниләр өчен матурлык көне” оештырдылар.
Чарада катнашучылар шәһәрнең матурлык салоннарында һәрберсе бәйрәмчә матур чәч (прическа) ясата алдылар.
Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен бик күңелле программа оештырылган иде: сабын куыклары тамашасы,музыкаль һәм инструменталь номерлар,чәй эчү. Иҗади мәйданчыклар куелган: кечкенә катнашучылар өчен аквагримм,әниләр өчен макияж буенча мастер-класс.
Очрашуның ахырында һәр гаилә оештыручылардан бүләкләр алдылар.
Кичә уңайлы атмосферада узды. Барлык катнашучылар күп уңай кичерешләр алдылар.


23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Әниләр көне алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен, “Әни җанының яктысы” чарасы уздырдылар.
Чара барышында балигъ булмаган балалар һәм аларның әниләре интерактив программада катнаштылар, кызыклы тематик бәйгеләрдә сынаулар уздылар. “АйДаДети” актер осталыгы студиясе тәрбияләнүчеләре һәм бүлек белгечләре бәйрәм программасы әзерләделәр: балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, бүлек белгечләре гитарага кушылып җырладылар һәм саксофонда музыкаль композицияләр башкардылар.
Ә бәйрәмнең төп кунаклары, вакытлыча көндәлек мәшәкатьләрен онытып, ямьлелек һәм җылылык атмосферасына күмелделәр.


Страница 195 из 272