Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
1нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән бергә, видеоэлемтә кулланып, Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән, "Бергә күңелле" төркемле шөгылен уздырдылар. Шөгыль барышында балалар балигъ булмаган балаларның хокукларын һәм бурычларын тикшерделәр, балалар викторинасында катнаштылар: әкиятләр турында табышмаклар, совет мультфильмнары буенча кроссворд оттылар, лабиринтта тәмле сүзләр таптылар. Викторинада катнашу кәефне яхшыртуга, үз ялын китап укып һәм үстерелешле уеннар уйнап уздыруны оештыруга теләк формалаштыруга ярдәм итте.
Шөгыльне рәсем сәнгате буенча иҗади мастер-класс дәвам итте, аның барышында балалар натюрморт жанры белән таныштылар, ә аннан соң, рәсем ясауның яңа ысулларын кулланып үзләренең "Чәчәк аткан сирин" рәсемен башкардылар.




Халыкара балаларны яклау көне
Халыкара балаларны яклау көне өлкәннәргә балаларның тормышка, фикер ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көч кулланудан яклануга хокукларын үтәү кирәклеге турында искәртү булып тора.
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча эшчәнлекне оештыру" ярдәмче программа кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен дистанцион режимда "Ата-аналарны гомуми укыту" циклыннан шөгыльләр һәм төркемле шөгыльләр үткәрделәр.
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары һәм социаль эш буенча белгечләре ата-аналар белән балаларны тәрбияләүдә көчләү алымнарыннан саклауга, ата-аналарда балаларның шәхси үсешенә җаваплы караш формалаштыруга, партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруга һәм балалар һәм ата-аналар арасында эмоциональ бәйләнешне үстерүгә юнәлдерелгән "Бала хокуклары", "Шәхес формалаштыруның психологик үзенчәлекләре" дигән темага шәхси шөгыльләр уздырганнар.
Белгечләр социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән "Синең хокукларың" циклыннан "Минем төп хокукым","Кеше кагыйдәләр дөньясында" төркемле шөгыльләрен уздырдылар. Бүлек психологы балалар белән мәсәл терапиясе буенча яшьтәшләр төркемендә милләтара мөнәсәбәтләрне оптимальләштерүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән "Малай турында мәсәл" сөйләде һәм фикер алышты.
Шөгыльләр мәдәни оештыручы Явтушенко Ю. А. тарафыннан "Буяулар дөньясы" дигән мастер-класс белән тәмамланды.



29нчы май, җомга, 2020нче ел
«Безнең хисләр» дигән шөгыльләр циклы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Zoom» онлайн шөгыльләр үткәрү платформасы ярдәмендә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар өчен "Гаҗәпләнү дөньясында" дигән төркемле дистанцион шөгыль үткәрде. Чараның максаты: кешенең эмоциональ дөньясына игътибар җәлеп итү, иҗади үз-үзеңне күрсәтү аша психоэмоциональ халәтне гармонияләштерү.
Чараның максаты: кешенең эмоциональ дөньясына игътибар җәлеп итү, үз-үзеңне иҗади күрсәтү аша психоэмоциональ халәтне гармонияләштерү.
Шөгыль барышында балалар эмоциональ халәтне аның тышкы күренеше һәм мимика, пантомика аша чагылышы буенча танырга өйрәнделәр. Психолог белән берлектә әлеге хиснең нинди шартларда барлыкка килүе турында фикер алыштылар. Балаларга шөгыль темасын яхшы аңлау өчен "Экранны күрсәтү" функциясе ярдәмендә күрсәтмә материал тәкъдим ителде. Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар үз хисләрен белдерергә өйрәнделәр.
Үткәрелгән шөгыль балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә һәм хисләр турында күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм ите.


29нчы май, җомга, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен "Уйнап өйрәнәбез" циклыннан тренинг элементлары белән "Файдалы каникуллар" төркемле шөгыле уздырылган.
Шөгыльнең максатлары:
-нерв-психологик киеренкелекне, уку эшчәнлеге белән бәйле тискәре кичерешләрне бетерү;
- организмның компенсация мөмкинлекләрен активлаштыру;
- көчләрне торгызу, каникулларга дәрт һәм позитив кәеф формалаштыру.
Балаларны яклау көне алдыннан балалар белән әңгәмәдә шундый катлаулы уку елына йомгак ясадылар һәм җәйге каникулларны ничек кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
"Корректура сынавы" күнегүе, өй шартларында куллана алырлык материаллардан (газеталар һәм тартмалар) файдаланып "Кар йомарламы", "Тартмадагы әйберне от" уеннары катнашучыларга үз сәләтләрен ничек үстерергә, бөтен игътибарны юнәлтә һәм хәрәкәт активлыгының торышы белән идарә итәргә мөмкин булуын, буш вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә кирәклеген күрсәтте.
"Кечкенә ил" арт-терапия күнегүе балаларга бәхет өчен мөһим барысы да булган әкияти балачак иленә сәяхәт итәргә ярдәм итте.

29нчы май, җомга, 2020нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, кәрәзле элемтә чараларын кулланып, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүләрен дәвам итәләр.
"Ата-аналар өчен гомуми хокук укыту "циклы кысаларында социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән "Баланы үз гамәлләре өчен җаваплы булырга ничек өйрәтергә?" шәхси консультациясе үткәрелде. Консультация барышында ата-аналар тарафыннан баланың холкы барлыкка килү, аның карашларын һәм фикерләрен формалаштыру өчен балаларның тәртибе мәсьәләләре, аларның әһәмиятлелеген аңлау турында фикер алышынды.

Страница 76 из 272