29нчы май, җомга, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен "Уйнап өйрәнәбез" циклыннан тренинг элементлары белән "Файдалы каникуллар" төркемле шөгыле уздырылган.
Шөгыльнең максатлары:
-нерв-психологик киеренкелекне, уку эшчәнлеге белән бәйле тискәре кичерешләрне бетерү;
- организмның компенсация мөмкинлекләрен активлаштыру;
- көчләрне торгызу, каникулларга дәрт һәм позитив кәеф формалаштыру.
Балаларны яклау көне алдыннан балалар белән әңгәмәдә шундый катлаулы уку елына йомгак ясадылар һәм җәйге каникулларны ничек кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
"Корректура сынавы" күнегүе, өй шартларында куллана алырлык материаллардан (газеталар һәм тартмалар) файдаланып "Кар йомарламы", "Тартмадагы әйберне от" уеннары катнашучыларга үз сәләтләрен ничек үстерергә, бөтен игътибарны юнәлтә һәм хәрәкәт активлыгының торышы белән идарә итәргә мөмкин булуын, буш вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә кирәклеген күрсәтте.
"Кечкенә ил" арт-терапия күнегүе балаларга бәхет өчен мөһим барысы да булган әкияти балачак иленә сәяхәт итәргә ярдәм итте.
