Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
29нчы май, җомга, 2020нче ел
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль патронаж кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ведомствоара рейдлар үткәрәләр.
Рейдларның максаты: каникул чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын-профилактик инструктаж, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында белешмәлекләр тапшыру, автомат янгын хәбәрчеләре урнаштыру.
Мондый рейдлар шәхси куркынычсызлык проблемасына җаваплы караш формалаштыруга ярдәм итә, ата-аналарны һәм балигъ булмаган балаларны гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр.



29нчы май, җомга, 2020нче ел
Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил инициативасы белән "Балаларга бергә укыйбыз" республика акциясе старт алды.
«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ДАСХКУ гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә "Гаилә укуы буыннарны якынайта" девизы астындагы акциядә катнаша. Төшерелгән видеороликлар Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә #читаемдетямрт хештегы астында урнаштырылачак.
Бала өчен гаилә укуы аерым әһәмияткә ия, бу яхшы гаилә традициясе. Уку нәтиҗәсендә бала тыңларга өйрәнә, уңышлы, социаль актив шәхес буларак формалаша. Уку - ата-аналар һәм балалар арасында аралашу ысулы, тәрбия ысулы һәм уртак ял итүнең бик яхшы формасы да.
Әйдәгез, бергә укыйбыз - бөтен гаилә белән укыйбыз!
29нчы май, җомга, 2020нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә балалар өчен юл травматизмын кисәтү буенча эш алып баралар: онлайн консультацияләр оештырыла, мәгълүмати материаллар һәм "Юл йөрү кагыйдәләре" тематик буклетлары таратыла.
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балалар травмасын кисәтү кысаларында видеоэлемтә аша "Светофор - безнең дустыбыз" дигән тематик төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыль кысаларында балалар урамда һәр баланың нинди потенциаль куркыныч белән очрашуы турында фикер алыштылар, төп куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар бик теләп "Урамда куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән онлайн-викторинада катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм табышмаклар чиштеләр.
Шөгыль стикерлар ясау буенча "Смайликлар" мастер-классы белән тәмамланды.





28нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Zoom" һәм "Whats App" кушымталарыннан файдаланып, онлайн режимда балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары белән шәхси һәм төркемле дистанцион шөгыльләр һәм консультацияләр үткәрделәр:
-Хокукый грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән "Балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары","Хокук белгечләре", "Яшүсмер. Хокук бозулар. Җаваплылык".
-"Мин һәм минем гаиләм" циклыннан "ата-ана-бала" диадасында үзара хезмәттәшлекне оптимальләштерү ярдәмендә гаиләдә эмоциональ яктан уңайлы психологик киңлек булдыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Гаиләдә эмоциональ иминлек", "Ата-аналар абруе","Тәрбия стильләре".
- Балигъ булмаган балаларның психоэмоциональ өлкәсен яхшыртуга юнәлдерелгән "Көзге","Мин нинди булам", "Салават күпере төсләре".
Шулай ук мәдәни оештыручы Явтушенко Ю. А. балигъ булмаган балалар белән гаиләнең уңай образын формалаштыруга һәм психоэмоциональ торышын яхшыртуга юнәлдерелгән "Тормыш агачы" дигән рәсем ясау буенча төркемле арт-терапевтик мастер-класслар үткәрде.




28нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт алучы белән "Борчылуны ничек җиңәргә?" шәхси дистанцион шөгыль уздырды.
Шөгыльнең максаты: эмоциональ халәтне үзрегуляцияләү алымнарына, уңай эмоцияләр резервын куллануга өйрәтү.
Онлайн-шөгыль барышында хәвефле халәтне киметү ысуллары турында мәгълүмат бирелде:
- бочылу яки каушау китереп чыгара торган мәгълүматлардан читтә булырга;
- спорт белән шөгыльләнү, физик активлык;
- Интернетта тормышчан фотографияләр һәм роликлар карау юлы белән уңай эмоцияләр кичерү;
- хобби табу яки яңа эшчәнлек төрен үзләштерү, күңел өчен уку, рәсем ясау;
- артык эмоциональ киеренкелектән арынырга мөмкинлек бирүче психологик яклау буларак юмор хисен югалтмаска.
Метафоралы карталар кулланылган "Бу күңелсезлекне кичерербез","Минем кәефем", "Яхшы сыйфатлар сүзлеге", "Көч урыны" күнегүләре кризис шартларында үз-үзеңне тоту модельләрен өйрәтүгә, үз-үзеңә ышанычны арттыруга, психоэмоциональ киеренкелекне киметүгә ярдәм итте.
Кире элемтә ярдәмендә күтәрелгән теманың ни дәрәҗәдә актуаль һәм вакытлы булганлыгы аңлашылды.

Страница 77 из 272