Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
1нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр көне декадасына туры китерелгән чаралар планы кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече “Яшьлек” Мәдәният йорты социаль участогында “Кулларны һәм йөрәкләрне җылытыйк” социаль акциясен үткәрде.
Акциянең максаты: өлкән буын кешеләренә карата ихтирамлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Акция барышында социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар “Халыкара өлкәннәр көне” бәйрәменең тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк итәр өчен тематик эшләнмәләр һәм сувенирлар ясадылар.
Игътибар һәм кайгырту өчен өлкәннәр рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

30нчы сентябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына әзерләнү һәм уздыру буенча чаралар кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре хезмәткәрләре Ә. Бакиров исемендәге 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары белән берлектә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Буыннар кайтавазы” концертын оештырдылар.
Концерт барышында музыка мәктәбе волонтерлары социаль хезмәт алучыларга үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр. Концертта танылган, барысы да яраткан көйләр һәм композицияләр яңгырады, аларга өлкән яшьтәге кешеләр рәхәтләнеп кушылдылар. Чара ахырында балалар өлкәннәргә Халыкара өлкәннәр көненә әзерләгән открыткаларын тапшырдылар.



27нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
“Кояшка табан” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы “Өлкәннәр көне” акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: буыннар бәйләнеше, балигъ булмаган балаларда өлкән кешеләргә ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Акция кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торган сәламәтлекләре чикле балалар “Халыкара өлкәннәр көне” бәйрәме тарихы белән таныштылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә бардылар һәм аларга төсле көзге ясалмалар бүләк иттеләр. Өлкәннәрнең үзләренә күрсәтелгән игътибарга күңелләре булды һәм алар үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
“Кояшка табан” проектында катнашу турында истәлек итеп балаларга “Кечкенә принц” китабы һәм CD-RWдискта видеороликлар тапшырылды.

24нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Иҗат тылсымы” клубында социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Йөзем ае” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: әйләнә-тирә дөньяны эстетик тоюны, абстракт фикерләүне, күзаллауны үстерү, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Балалар шөгыль башында йөземнең кайда үсүе, кайчан һәм ничек уңыш җыю турында белделәр, йөзем турында легенда ишеттеләр. Шөгыль барышында балалар, “Салфетка пластикасы” исеме алган төрле төстәге салфеткалардан яңа аппликация техникасы - Пейп-Арт(кәгазь иҗаты) белән таныштылар. Бизәкне иҗади ясау танып белү процессын активлаштыруга, вак моторика үсешенә ярдәм итте. Катнашучылар бөгәрләнгән салфеткалардан композиция төзергә өйрәнделәр, бу иҗади сәләтләрне үстерүгә, берничә өлештән предмет сурәтен төзергә, төрле материаллар белән эшләүгә кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итте.


24нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
2017-2020нче елларга балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “173нче номерлы мәктәп” МБББУ консультация базасында “Интернетта куркынычсыз эшләү турында мин нәрсә беләм?” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең маскаты: яшүсмерләрнең үзләрен Интернет челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тоту кагыйдәләре, Интернет челтәрендә һәм мобиль элемтәдә хокуксыз һөҗүмнәрдән саклану ысуллары турында белемнәрен ныгыту.
Шөгыль барышында балалар “Куркынычсыз интернет-серфинг” презентациясе белән таныштылар, челтәрдә таныш булмаган кешеләр белән куркынычсыз аралашу кагыйдәләре, файдалы программалардан оста файдалану ысуллары турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Уздырылган шөгыль балигъ булмаган балаларның Интернет челтәрендә гади куркынысызлык кагыйдәләрен тотуда мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итте.


Страница 139 из 272