17нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
“Дуслык синнән башлан!” программасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Яшьлек” Мәдәният йорты социаль участогында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Хәйлә серләре” төркемле шөгылен уздырды(профилактик эш).
Максат: үзенә һәм үзенең киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт, авыр хәлләрне җиңеп чыга һәм тирә-як басымына каршы тора алуны формалаштыру.
Шөгыль “Кәефнең төсе” тренинг биременнән башланды, ул балаларга төркемдә уртак эшкә көйләнергә, үз кәефләрен төс ярдәмендә белдерергә мөмкинлек бирде.“Декарт квадраты” күнегүен башкарып, балалар үзләренең тормыш юнәлешен уйладылар, һәм шулай ук килеп туган мәсьәләгә дүрт яктан да карадылар. Сюжетлы “Мин һәм манипулятор” коммуникатив күнегүендә уйнап күрсәтү катнашучыларга стресслы хәлләрдә эмоциональ халәтләрен анализларга, үзләренең холык үзенчәлекләрен аңларга, максатка ирешүгә нәрсә комачаулавы турында уйланырга ярдәм итте.
Ахырда балаларга тормыштагы авырлыкларны бергә, бер-береңә ярдәм итеп кенә җиңеп булуы турында сөйләүче “Озын кашыклар” мультфильм-мәсәле күрсәтелде.