Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
20нче март, чәршәмбе, 2019нчы ел
Гарип балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру максаты белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ДКУ “Республика Реурс үзәге” директор урынбасары Чигарова И. И. социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре мөдирләре өчен укыту семинары уздырды(49 кеше).
Семинар барышында реабилитация процессының теоретик нигезләре (төшенчә, төрләре, принциплары), сәламәтлекләре чикле балаларның яшәү сыйфатын арттыру, функциональ реабилитациянең структурасы һәм эчтәлеге программалары буларак CBR – технология нигезләре каралды.
Сәламәтлекләре чикле балаларның реабилитация процессында мөһим роль гаилә әгъзаларына бирелә. Ләкин ата-аналар күп очракта бу вазифаларны үтәргә әзер булмыйлар. Ата-аналарны мондый балаларны үзләренә хезмәт күрсәтү, аралашу һәм контроль күнекмәләренә өйрәтүдә ярдәм оештыру өйдә социаль хезмәт күрсәтү системасында социаль-педагогик хезмәт күрсәтү буларак билгеләнгән.
Таныштыру һәм бәяләү визитлары уздырылуның эффектив кулланылуы, ата-аналарны махсус һәм кул астындагы чараларны, шул исәптән төрле юнәлешләр буенча өйрәтү пакетлары кулланырга өйрәтүне оештыру тикшерелде. Белгечләр эшендәге авырлыклар анализланды, аларны уңай чишү юллары тәкъдим ителде.
Белгечләр игътибарына интерактив тәҗрибә сыйфатында “Мин үз эчемдә биим” видеоролигы тәкъдим ителде, аның нигезендә баштагы хәлне анализлау һәм диагностика, реабилитация потенциалын бәяләү һәм әйләнә-тирәлекнең максималь реабилитация мөмкинлекләрен аеру уздырылды.
Семинар гамәли-ориентлашкан характерда иде һәм ул “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” белгечләренең өйдә социаль-педагогик хезмәт күрсәтү өлкәсендә белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен арттырырга ярдәм итте.



18нче март, дүшәмбе, 2019нчы ел
Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе һәм “3нче балалар сәнгать мәктәбе” хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Эшче һөнәрләр дөньясы” чарасы уздырдылар.
Чара барышында балалар белән Россиянең 2019нчы елда Казанда 45нче халыкара эшче һөнәрләр чемпионаты WorldSkillsны кабул итүе турында интерактив әңгәмә уздырылды, ул дөньяның 60 иленнән яшь һөнәр осталарын җыячак. Чемпионатның төп миссиясе-эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, экономик үсешкә һәм шәхси уңышларга ирешүдә һөнәри күнекмәләрнең кыйммәтләрен күрсәтү.
Аннан соң балалар Казан шәһәренең Яңа Савин районы “3нче балалар сәнгать мәктәбе” укучыларының “Эшче һөнәрләр дөньясы” иҗат эшләре күргәзмәсен карадылар. Яшь рәссамнар үз рәсемнәренең сюжетлары, аларның ясалу тарихы, иҗат юллары һәм яраткан рәссамнары турында сөйләделәр.
Очрашу турында истәлеккә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” хезмәткәрләре Казан шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе эшчеләре белән берлектә балаларга тематик бүләкләр-китаплар бүләк иттеләр.



15нче март, җомга, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, азҗитешле, күпбалалы гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалары өчен, “Балигъ булмаганнарның шәхес социализациясе” циклыннан “Ничек кимчелекләрне яхшы сыйфатларга әйләндерергә?” төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: шәхеснең уңай сыйфатларын формалаштыру һәм балигъ булмаган балаларның үзбәясен арттыру.
Шөгыль “Кимчелекләрне яхшы сыйфатларга әйләндереп буламы?” төркемле дискуссиясеннән башланды, аның барышында катнашучылар үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Фикерләрне тикшерү, кимчелекләр белән эшләү үзеңне табарга һәм аерым шәхес буларак туарга мөмкинлек бирә, дигән нәтиҗәгә китерде. Үз кимчелекләрең өстендә эшләү энергия, илһам бирә һәм яңа мөмкинлекләр ача, шуңа күрә катнашучылар “Кыйммәтләр банкы” –мөһим яхшы сыйфатлар ресурсын төзеделәр.
Балаларга шөгыльнең иҗади форматы, үз фикерләрен әйтә алу һәм яклау мөмкинлеге ошады.

14нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе карамагындагы Урта махсус музыка мәктәбе”нең участок консультация пункты базасында балигъ булмаган балаларда мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыру технологиясе кысаларында “Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр” төркемле шөгыле уздырылды.
Шөгыльнең максаты: социаль челтәрләрдә интернет-берләшмәләрнең барлыкка килү һәм эшләү үзенчәлекләре белән таныштыру, Челтәрдә берләшмәнең популярлык казануы һәм уңай статус алуы турында күзаллау формалаштыру.
Шөгыль кысаларында катнашучылар белән социаль челтәрләрдә төп куркынычсызлык кагыйдәләре, бастырылган мәгълүматның күбесе киң танылу мөмкинлеге турында әңгәмә уздырылды. Катнашучылар белән уйланмаган пост һәм перепостларның җинаятьчеләрне җәлеп итү мөмкинлеген турында фикер алыштылар.
Алда кызыксынулар буенча төркемнәргә оештыруга юнәлдерелгән “Минем берләшмәм” күнегүе уздырылды. Балаларга берләшмәгә күбрәк катнашучылар җәлеп итәр өчен исем, девиз һәм сүрәтләү уйлап табарга тәкъдим ителде.
Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, үзләре өчен актуаль темага дискуссия уздырдылар. Интернетта урнаштырылган мәгълүмат белән бәйле авыр хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәнделәр. Билгеле бер берләшмәләргә керергә ярамаганлык турында яшьтәшләренә ышанычлы мисаллар эзләделәр.

13нче март, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” программасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Казан шәһәренең Идел буе районы МБББУ “88нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” консультация пунктында “Үзеңне сакла” циклыннан “Үзеңә һәм үз тормышыңа карата сакчыл караш” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны зарарлы гадәтләрдән азат сәламәт яшәү рәвешен аңлы рәвештә сайлауга этәрү.
Шөгыль башында балаларны туплый торган, аларның активлыкларын һәм алда конструктив эшләрен тәэмин итүче уңай атмосфера тудырылган иде. Балалар белән тренинг күнегүләр һәм “Үзеңне сакла” һәм “Социаль рекламаның яңа роликлары” видеороликларын карап “Үз тормышыңа сакчыл караш” интерактив әңгәмәсе уздырылды.
Карап бетергәч катнашучылар белән караган материалны ныгытырга һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирергә мөмкинлек биргән “Минем позициям” дискуссиясе уздырылды.


Страница 171 из 272