15нче март, җомга, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, азҗитешле, күпбалалы гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалары өчен, “Балигъ булмаганнарның шәхес социализациясе” циклыннан “Ничек кимчелекләрне яхшы сыйфатларга әйләндерергә?” төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: шәхеснең уңай сыйфатларын формалаштыру һәм балигъ булмаган балаларның үзбәясен арттыру.
Шөгыль “Кимчелекләрне яхшы сыйфатларга әйләндереп буламы?” төркемле дискуссиясеннән башланды, аның барышында катнашучылар үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Фикерләрне тикшерү, кимчелекләр белән эшләү үзеңне табарга һәм аерым шәхес буларак туарга мөмкинлек бирә, дигән нәтиҗәгә китерде. Үз кимчелекләрең өстендә эшләү энергия, илһам бирә һәм яңа мөмкинлекләр ача, шуңа күрә катнашучылар “Кыйммәтләр банкы” –мөһим яхшы сыйфатлар ресурсын төзеделәр.
Балаларга шөгыльнең иҗади форматы, үз фикерләрен әйтә алу һәм яклау мөмкинлеге ошады.
















