Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
22нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте волонтерлары белән берлектә “Рәхмәт, сакчыларга!” акциясе кысаларында социаль хезмәт алучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Сугышларда турыдан-туры катнашкан һәм хәрби хезмәткә озак елларын биргән, берничә буын солдат үстергән ветераннарга студентлар истәлекле сувенирлар, конфетлар һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ветераннар, үз чиратында, алар белән сугыш чорыннан кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар, балаларны үз Ватаныңны яратырга һәм бәяләргә өйрәттеләр.

22нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “14нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ консультация пунктында “Яшәү-бәһасез бүләк“ циклыннан “Стресс. Үзрегуляция”төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның тискәре кичерешләре профилактикасы, релаксация һәм үзрегуляция ысулларына өйрәтү.
Шөгыль барышында “Стрессны ничек ачыкларга?”, “Психологик билгеләр”, “Стресс дәрәҗәсен үздиагостикалау” сорауларын тикшерүгә юнәлдерелгән “Стресс – ул...” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Шөгыльне интерактив рәвештә уздыру балигъ булмаган балаларның бу темага кызыксынуын уятырга, тикшерү барышында ачыклык булдырырга ярдәм итте. Катнашучылар “стресс” төшенчәсе һәм аны җиңү ысуллары турында белделәр, үз теләкләрен белдерә, аларның рациональлегенә бәя бирә, шәхеснең көчле һәм йомшак якларын исәпкә алып проблемаларны чишү юлларын билгели алдылар.
“Тулы сулыш”, “Уңай раслаулар” гамәли күнегүләрен башкару хәвефлелек хисен җиңәргә, стресска каршы психологик ныклык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм ите.


22нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 11-15 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Яңа БЕЗ” циклыннан тренинг элементлары белән “Барысы да минем турында” төркемле шөгылен уздырды.
Балигъ булмаган балалар “Минем кояш нурларындагы сурәтем” күнегүен башкардылар, анда үзләренең көчле якларын, талант һәм осталыкларын аерып күрсәттеләр, коррекция һәм үсеш таләп итүче зоналарны билгеләделәр. Төркемне туплауга юнәлдерелгән күнегүләрдә катнашу максатчан төркемдә катнашучыларга конструктив, ышанычлы һәм ихтирамлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте. Балалар мөнәсәбәтләр төзергә, конфликтлы очракларны чишү ысулларын эзләргә өйрәнделәр. Тикшерү барышында шөгыльдә катнашучылар бер-берләренә “автосурәт”ләрен шәхси мөһим сыйфатлар белән тулыландырырга ярдәм иттеләр. Шөгыль ахырында яшүсмерләргә “Мозартика” инновацион реабилитацион-үстерелешле технологияне кулланып үзләрен күрсәтергә тәкъдим ителде.
Психолог сүзләре буенча төркемле шөгыльләрне мондый формада уздыру яшүсмерләрнең “МИН” уңай образын ныгытырга, яңа рефлексия күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә.


21нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан православия рухи семинариясе волонтерлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ир-атларны өйләрендә бәйрәм белән котладылар, ашамлыклар җыелмасын тапшырдылар.


21нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР Милли музее белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр һәм сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Ватанның лаеклы уллары” чарасын оештырдылар.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, үз илләре һәм халкы өчен горурлык хисе, аның бөек җиңүләренә хөрмәт тәрбияләү.
Катнашучылар игътибарына “Россиянең сугышлар тарихы” презентациясе тәкъдим ителде. Катнашучылар узган сугышлар тарихы, бу бәрелешләрдә катнашкан батырлар, аларның батырлыклары турында күп нәрсәләр белделәр. Катнашу кысаларында балалар һәм әти-әниләр безнең илебезнең тарихы турында кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Чараның гамәли өлешендә балалар үзләренең туганнары һәм якыннары өчен бүләкләр әзерләделәр. Һәр эш үзенчәлекле рәвештә башкарылган иде, бу балаларның хыял һәм иҗади фикерләүләрен үстерүгә ярдәм итте.
Чарада катнашучылар үзләре белән якты хисләр, яңа тәэсирләр һәм якыннарын Ватанны саклаучылар көне белән котлау өчен ясаган сувенирларын алып кайтып киттеләр.



Страница 174 из 272