Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
25нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Һәрбер балалар кирәк, төрле балалар кирәк” төркемле шөгылен уздырды.
Балаларга фикерләшү өчен: Мин нәрсәне яхшы эшли беләм? Мине, нинди бар шундый килеш, кабул итүче кеше... Мин яхшы ял итә ала торган җир... Үз тормышымда ирешкән уңышлар... Минем өчен бик мөһим максат... Башкалар миндә нәрсәне ихтирам итәләр? темалары тәкъдим ителде. Катнашучылар: Син нәрсә турында күбрәк сөйләшергә яратасың? Үзең һәм уен буенча иптәшең турында нинди яңалык белә алдың? Ин үзең турында нинди иң-иң матур сүзләр ишеткәнең бар? Сиңа кем дә булса, син бердәнбер һәм кабатланмас шәхес дигәне бармы? Ничек һәр кешенең бердәнбер һәм кабатланмас булуын исбатлап була? сорауларына җаваплар табарга тырыштылар.\
Балалар психолог белән бергә зур кызыксыну белән сорауларны тикшерделәр, бу аларга үз шәхесләренең якты якларына юнәлергә ярдәм итте. Шөгыль нәтиҗәләре буенча балалар үзләренең шәхси үзенчәлекле һәм кабатланмаслыгы турында үз күзаллаулары белән бүлештеләр.
Уздырылган төркемле шөгыль балигъ булмаган балаларга эчке шәхси ресурсларны аңларга һәм үзләренә ышаныч үстерергә, үзләренең бердәнбер һәм башка кешеләрнең дә бердәнберлеген аңларга ярдәм итте.

23нче гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында, социаль яраклашуда авырлыклары, шул исәптән психоэмоциональ проблемалары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр театры” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның үзрегуляция һәм эмоциональ сферасын үстерү.
Шөгыль “Мин нинди төстә?” уенлы күнегү белән башланып китте, аның барышында балалар бер-берләре белән таныштылар һәм үзләренең эмоциональ халәтләренең “төсе” турында сөйләделәр.
Башкаларның эмоциональ халәтләрен аңлау сәләтләрен үстерү максатыннан, балалар белән “Көйне тап”, “Хисләрне өйрәнәбез” психологик күнегүләре уздырылды. Аннан соң “Минем хисләрем” мини-бәхәсе һәм уңышлы аралашу күнегүләре белән таныштыруга юнәлдерелгән “Җөмләне тәмамла” интеллектуаль уены уздырылды.
Шөгыль ахырында балалар, уңай хисләр кулланып әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнү максатыннан, сюжетлы – рольле “Шатлыгың белән уртаклаш” уенында катнаштылар.
Шөгыль эмпатия хисенең үсешенә һәм үзләренең хисләрен күрсәтә белүне формалаштырырга ярдәм итте.



23нче гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көненә туры китереп, “Балаларның блокада көндәлеге” төркемле шөгыле (кино күрсәтү) уздырылды.
Шөгыльнең максаты: ватанпарвәрлек, тарихка кызыксыну, үз Ватаннары, халыклары өчен горурлык хисләрен тәрбияләү.
Төркемле шөгыль барышында балалар ил өчен мөһим булган вакыйгалар белән таныштылар, “Балаларның блокада көндәлеге” документаль фильмын карадылар, блокада вакытында Ленинграда яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар, сынмас батырлыклары һәм тормыш ныклыгы турында белделәр. Фильмны караганнан соң балалар үзләренең борчылулары белән бүлештеләр, тынычлык һәм азатлыкны яклаган безнең халыкның батырлыгы, ныклыгына горурлык хисен белдерделәр.
Ахырда балалар үзләренең тәэсирләрен һәм хисләрен чагылдырган рәсемнәр ясадылар.

23нче гыйнвар, сишәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алучы гаиләләр һәм аларның балалары өчен, “Идел һәм Каспий буйлап: ефәк юл мирасы” күргәзмәсе һәм бәйрәм программасына хәйрия баруы оештырдылар. Чара “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының 25-еллыгына туры китерелгән иде.
Чарада катнашучылар борынгы сәүдә юлындагы халыкларның мәдәният һәм көнкүрешенең күптөрлелеген чагылдыручы экспонатлар белән таныштылар, музейда булган күп раритетлар турында тулы мәгълүмат алдылар: алтын белән тегү, бакыр кирәк-яраклар, тәңкәләр белән бизәнү әйберләре, ефәк киемнәр. Олыларга да, балаларга да дөньяны төрле танып белү системаларының үзара бәйләнеше булган, Бөек ефәк юлы темасы кызыксындырды.
Татар һәм рус фольклор төркемнәренең дәртле җыр һәм биюле чыгышлары бик тә ошады.
Чарада катнашучылар якты хисләр, яңа белемнәр һәм тәэсирләр алдылар. Күргәзмә заллары буенча экскурсия социаль хезмәт алучыларга гражданлык, ватанпәрвәрлек хисләрен, үзләренең Ватаннары тарихына кызыксыну ныгытырга мөмкинлек бирде.




21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль белгече мәдәни оештыручы белән берлектә “Иҗат тылсымы” клубында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең инвалид балалары өчен “Җитез бармаклар” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар һәм иҗади сәләтләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар танып белү активлыгын, иҗади сәләтләрен, күзаллау, фикерләү, хыял, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итүче “Ягымлы исемнәр йомгагы”, “Ашарга яраклы-яраксыз”, “Фигуралар” интерактив күнегүләрен башкардылар.
Балалар ахырда уч рәвешендә үзенчәлекле истәлек открыткалары ясадылар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый шөгыльләр балаларда уңай кызыксынулар формалаштырырга, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, коммуникатив күнекмәләрне үстерергә ярдәм итәләр.


Страница 182 из 272