23нче гыйнвар, сишәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алучы гаиләләр һәм аларның балалары өчен, “Идел һәм Каспий буйлап: ефәк юл мирасы” күргәзмәсе һәм бәйрәм программасына хәйрия баруы оештырдылар. Чара “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының 25-еллыгына туры китерелгән иде.
Чарада катнашучылар борынгы сәүдә юлындагы халыкларның мәдәният һәм көнкүрешенең күптөрлелеген чагылдыручы экспонатлар белән таныштылар, музейда булган күп раритетлар турында тулы мәгълүмат алдылар: алтын белән тегү, бакыр кирәк-яраклар, тәңкәләр белән бизәнү әйберләре, ефәк киемнәр. Олыларга да, балаларга да дөньяны төрле танып белү системаларының үзара бәйләнеше булган, Бөек ефәк юлы темасы кызыксындырды.
Татар һәм рус фольклор төркемнәренең дәртле җыр һәм биюле чыгышлары бик тә ошады.
Чарада катнашучылар якты хисләр, яңа белемнәр һәм тәэсирләр алдылар. Күргәзмә заллары буенча экскурсия социаль хезмәт алучыларга гражданлык, ватанпәрвәрлек хисләрен, үзләренең Ватаннары тарихына кызыксыну ныгытырга мөмкинлек бирде.



