Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
27 декабрь, пәнҗешәмбе, 2018 ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Безгә бәйрәм килә” яңа ел социаль акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты: социаль хезмәт күрсәтүдә торган һәм һәрдаим читтән ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган балаларның психологик халәтен яхшырту.
Акция барышында ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында профилактик әңгәмәләр уздырылды, ә балаларга баллы яңа ел бүләкләр тапшырылды.

27нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Казан шәһәр Думасы депутаты, “Күмәч-кондитер комбинаты” АҖ директоры Булат Котдусов инициативасы буенча Иҗтимагый кабул итү Партиясе вәкилләре һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, 19 ялгыз һәм азҗитешле социаль хезмәт алучыны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар һәм комбинат продукциясен бүләк иттеләр.
Депутат тарафыннан игътибар ялгыз өлкән кешеләрнең, аларның берсе хастаханәдә иде, күңелләренә хуш килде.

27нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары МБББУ “14нче номерлы урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе” консультация пункты базасында, “антивиталь борчылулар” профилактикасына һәм әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга юнәлдерелгән, “Үз гомереңнең кадерен бел” циклыннан “Үзбәя” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль әһәмиятле эмоциональ халәтне тикшерүдән башланды, балаларга үзләренең кәефләрен төсләр белән чагыштырырга тәкъдим ителде. Аннан соң психолог Һәр төснең “мәгънәсе” һәм аның кешенең эчке мөмкинлекләрен активлаштыруга тәэсире турында сөйләде. Үз-үзеңне тотышны эмоциональ көйләүне үстерү, борчылуны кисәтү һәм киметү максаты белән, символодрама методын кулланып “Маяк” күнегүе уздырылды.
Шөгыль адекват үзбәя, әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга ярдәм итте.


24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында МБББУ “168нче номерлы белем бирү мәктәбе” консультация пунктында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен, “Аерым караш” түгәрәк өстәле уздырдылар.
Түгәрәк өстәл эше барышында ата-аналар дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәт исемлеге белән таныштылар, алар бүлек юнәлешләре буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан күрсәтелә.
Ата-аналар сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен бик мөһим проблемаларны тикшерүдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Түгәрәк өстәлдә эшләү ата-аналарга хокуки һәм педагогик компетенцияләрен арттырырга ярдәм итте. Ахырда катнашучыларга “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” мәгълүмати буклетлар тапшырылды.


26нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлеге һәм ДАҺББУ “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “Яңа ел хыялы” чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: уңай кызыксынулар формалаштыру, кызыксынучанлык һәм белемгә мотивация үстерү.
Бәйрәмдәге барлык катнашучыларны “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Михайловна Воронова сәламләде, “Бердәм Россия” депутатлар фракциясеннән балаларга баллы бүләкләр тапшырды.
Волонтерлар гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә “Яңа ел әкияте” интерактив танып белүле спектаклен куйдылар. Бәйрәмгә килгән балалар әкият геройлары белән бергә шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар оттылар, биеделәр һәм биремнәр башкардылар.
Бәйрәм күңелле һәм якты булды.


Страница 184 из 272