24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Иреклеләр елы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББО “Казан төөзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” студент-волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “Яңа ел күңел ачулары” хәйрия бәйрәм чарасы уздырдылар.
Бәйрәм кунакларын әкият геройлары каршы алдылар һәм балаларны Кыш бабай һәм Кар кызының әкият иленә чакырдылар. Балалар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп чыршы өчен йолдыз эзләделәр, табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар, яраткан яңа ел җырларына әйлән-бәйлән уйнадылар. Төп геройларның-Кыш бабай һәм Кар кызының килүе бәйрәмдә катнашучыларга якты тәэсирләр өстәде, аларга балалар дулкынлану белән үзләренең шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар.
Бәйрәм ахырында балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләре көтә иде.


















