Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
19нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Тәрбия мәктәбе” инновацион технологиясе кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе ДАССУ “21нче номерлы шәһәр поликлиникасы”нда “Деменция. Дементлы авруларны тәрбияләү” темасына өченче шөгыль оештырылды.
Шөгыль поликлиниканың уку залында 24 кешелек төркем өчен, шул исәптән мөрәҗәгать иткән кешеләр һәм социаль хезмәткәрләр өчен уздырылды. Шөгыль барышында түбәндәге сораулар каралды:
- деменциянең беренче билгеләрен аерырга ничек өйрәнергә?
- картлык деменциясенең төрләре һәм барлыкка килүенең сәбәпләре;
-картлык деменциясе булган авыруларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.
Катнашучылар шөгыль барышында авыруларны караганда очрый торган ситуацияләр буенча сораулар бирделәр. Барлык сорауларга да лектор тулы җаваплар бирде.


19нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән һәм сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен, “Без төрле һәм бу бик шәп!” төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: балигъ булмаган балаларның бер-берләренә толерант мөнәсәбәтен, һәркемнең үзенчәлекле һәм кабатланмас булуын аңлауны формалаштыру.
Шөгыль “Хәерле көн, шалом, салют!” психологик уеныннан башланды. Балалар, бер-берләре белән дөньядагы төрле телләрдә исәнләшеп, без төрле булсак та дуслаша һәм аралаша алабыз дигән фикергә килделәр. “Кар бөртеге” арт-терапия күнегүе күрсәтте, һәркем бер үк вакыйганы үзенчә кабул итә, димәк, һәркем үзенчәлекле һәм кабатланмас. “Синең белән минем уртак”, “Мине алып бар” интерактив тренинг уеннар балаларга бер-берсе өчен җаваплылык тоярга ярдәм итте.
Катнашучылар шөгыльнең ахырында “Дуслык образы” иҗади эшен башкардылар. Пластилинопластика техникасында башкарылган геройларның образлары мультфильм ясау өчен нигез булып хезмәт итәчәкләр.


19нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Елга аръягы йолдызчыклары” Театр-студиясе волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “Яңа ел – теләкләр кабул була торган вакыт” чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: уңай кызыксынулар формалаштыру, кызыксынучанлык һәм танып белүгә теләк үстерү.
“Елга аръягы йолдызчыклары” Театр-студиясе волонтерлары “Куян ничек Яңа елны коткарган” интерактив танып белүле спектакль куйдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре катнашучылар гына түгел, ә чараның актив катнашучылары да булдылар: табышмаклар чиштеләр һәм Кыш бабайның тылсымлы уеннарын уйнадылар.
Бәйрәм якты һәм гаилә бәйрәме булып чыкты. Яңа ел тамашасыннан соң балалар бүләкләр алдылар.



19нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Кояшка каршы” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен, “Минем тирәмдәге дөнья” төркемле шөгыле уздырдылар(7 кеше).
Шөгыльнең максаты: төркемне берләштерү, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, төркемдә үзара ярдәм итешү аша шәхси ресурсларны ачу.
Балигъ булмаган балаларның эмоциональ киеренкелекне бетерү һәм психологик халәтне яхшырту өчен “Йомгаккай” сәламләү йоласы уздырылды. “Җиде төсле чәчкә” дидактик гаилә уены катнашучыларның шәхси ресурсларын ачарга ярдәм итте. “Кояшка каршы” проектының асылын балаларга төшендерү өчен “Җирдә нинди үсемлекләр яши?” видеосюжетын күрсәттеләр, ә аннан соң “Минем тирәмдәге дөнья” экология темасына әңгәмә булды.
Шөгыльнең ахырында катнашучылар үзбәяләрен арттыру өчен бер-берләренә комплиментлар бүләк иттеләр, ә экология темасын дәвам итеп өй эше алдылар: “Минем планетам” рәсемен ясарга.



14нче декабрь, җомга, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлекне оештыру” программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, МБББУ “108нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультация пункты базасында “Мин үз гамәлләрем өчен җаваплы” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм үзеңне тотышның социаль кулай формалары күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль аерым ситуацияләрне анализлау методы һәм метафорик карталар кулланып эшлекле уен форматында узды. Катнашучылар, яшүсмерләрнең эчке дөньясының уникальлеген ачарга ярдәм иткән,“Чүлдәге куб” проектлы психодиагностик проектында катнаштылар.
Уздырылган шөгыль стресслы хәлләрдә үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.


Страница 186 из 272