Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тәртипнең бәйле формалары, шул исәптән компьютер бәйлелеге профилактикасына юнәлдерелгән “Батыр юлы” кинотренингы уздырды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   14нче декабрь, җомга, 2018нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 9-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Батыр юлы” кинотренингы уздырды.

   Шөгыльдә балалар компьютер уеннары белән мавыгуның сәбәпләрен тикшерделәр, алар арасында: дусларның, мавыгуларның һәм кызыксынуларның, шәхси үсешкә омтылышның булмавын, ялкаулыкны билгеләделәр. Аннан соң балаларга, “Уртак эш” җәмәгать оешмасы биргән “Батыр юлы” фильмын карарга тәкъдим ителде. Видеоматериалны кызыксыну белән карап, балалар компьютер уеннары белән мавыгуның сәламәтлекләре начараю, җанлы аралашуның булмавы, уку эшчәнлегенең начараюы кебек тискәре нәтиҗәләрен билгеләделәр.

   Шәхси арт-терапия эше кысаларында сәламәт яшәү рәвешен алып бару мотивациясен формалаштыруга юнәлдерелгән плакатлар ясалды, презентацияләр әзерләнде.

   Уздырылган шөгыль үз сәламәтлекләренә аңлаешлы кыйммәти мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация формалаштыруга ярдәм итте.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66