Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
16нчы ноябрь, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Тормыш баскычлары буенча атлаганда” шөгыльләр циклыннан “Манипуляция (Алдау)” шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны алар белән мөмкин булган алдау стратегиясен (чын һәм виртуал тирәлектә) аңларга, тышкы басымны танырга, әйләнә-тирәдәгеләрнең тәкъдимнәренә критика күзлегеннән карарга(шулай ук интернет –берләшмәләрдә), җаваплы каралар кабул итәргә, ышанычлы кире кагу техникасына өйрәтү.
Шөгыль барышында балаларга, үзрегуляцияне, үзен иркен тотуны, кагыйдәләр буенча эшли белүне үстерүгә юнәлдерелгән, “Алдауның төрләре һәм ысуллары” интерактив әңгәмәсе, аннан соң “ЮК дип әйтүнең 9 ысулы” рольле уены һәм “Парлы рәсем ясау” күнегүе уздырылды. Балалар парларга бүленделәр, һәм рәсемнең нинди булуын алдан килешеп куймаган килеш бер бит кәгазьдә бердәм композиция ясадылар. Шөгыль ахырында иң гармонияле һәм иң гадәти булмаган эшне сайладылар.



15нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә һөнәр сайлауга һәм хокук бозу профилактикасына юнәлдерелгән “Минем полициям мине саклый” төркемле шөгыле уздырдылар.
Зур булмаган тарихи экскурс балаларга полиция һөнәре турында кызыклы фактларны, полициянең прототибы булып 1715нче елда Петр I төзегән хезмәт булуын белергә ярдәм итте. Балалар кызыксыну белән полиция хезмәткәрләренең көндәлек эшләре, аларның кыю һөнәрләре турында кыска метражлы “Ярдәм итегез!” фильмын карадылар һәм фикер алыштылар. “Минем полициям” викторинасы сорауларына җавап биреп балалар кануннар турында белемнәрен арттырдылар, шулай ук полиция һөнәрләре, тикшерүчеләр, участковыйлар, кинологлар өчен мөһим осталык һәм күнекмәләр турында белделәр. Шөгыль ахырында “Полиция булмаса нәрсә булыр иде?” соравына җавап биреп, катнашучылар беравыздан полициянең кирәклеге турында фикерләрен белдерделәр. Кайбер балалар полиция һөнәрен алырга теләүләрен әйттеләр.

15нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы УСММ консультация пункты базасында “Мин Интернетта нинди?” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауларын арттыру.
Шөгыль кысаларында катнашучылар белән онлайн-репутация төшенчәсе, интернетка куелган мәгълүматның киң таралуы, эш тәкъдим итүчеләрнең үзләренә эшкә алынучыларның социаль челтәрләрдәге профильләрен тикшерүләре мисаллары турында интерактив әңгәмә уздырылды.
Аннан соң, балигъ булмаган балаларның чынбарлыкта һәм Интернет челтәрендә үзләрен ничек тотулары һәм кабул итүләренең охшаш һәм аермалы якларын ачыклауга юнәлдерелгән,“Мин чын, мин виртуаль” күнегүе уздырылды. Яшүсмерләрнең социаль битләрен тасвирлау-кейслар белән төркемнәрдә эшләү, балаларга Интернетта уңай репутациянең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.


15нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Таулы-Әмәт урманы” паркының “Йорт” Эко-үзәк базасында, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, “Мин һәм минем әйләнә-тирәмдәге дөнья” циклыннан “Без бергә” үстерелешле төркемле шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның коммуникатив, эмоциональ, хәрәкәт һәм акыл өлкәләрен үстерү.
Балалар шөгыль барышында “Тупны бир”, “Парны тап” уеннары аша аралашуны башларга һәм дәвам итәргә өйрәнделәр, “Экология” темасы буенча биремнәр башкарганда креативлык һәм әйләнә-тирә дөньяны белүләрен күрсәттеләр. Уртак рәсем ясау буенча коллектив иҗади эш аралашу күнекмәләрен, хезмәттәшлекне үстерүгә, шуның белән бергә индивидуальлек һәм уйлап табучанлыкларын күрсәтергә ярдәм итте.
Психолог фикере буенча, арт-терапия элементлары белән үстерелешле төркемле шөгыльләр уздыру сәламәтлекләре чикле балаларга аралашуда үзләренең индивидуальлекләрен белдерергә һәм социаль үзара тәэсир итешүдә яңа тәҗрибә алырга ярдәм итә.


13нче ноябрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Үзеңне аңла” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Конфликтларсыз яшәү” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәләре формалаштыру.
Балалар белән шөгыль барышында конфликтның асылы, аның табигате һәм алдагы аралашуга тәэсире турында интерактив әңгәмә үткәрелде, катнашучылар конфликтны чишүнең ысуллары турында үзләренең күзаллаулары белән бүлештеләр, психолог җитәкчелегендә конфликтлы хәлләрдә үзеңне тоту стратегиясен эшләп чыгардылар.


Страница 198 из 272