Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
24нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль авыр хәлдәге гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Балалар өчен компьютер белеме” циклыннан “Минем компьютер” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: компьютер белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү аша уңай тормыш кызыксынулары формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында заманча техника, аның мөмкинлекләре, мәгълүматны эшкәртү һәм системалаштыру ысуллары белән таныштылар. Шөгыльдә катнашучылар Paint программасында эшләү мөмкинлекләре турында белделәр, рәсемнәр ясадылар һәм үзләре принтерда чыгарттылар. Компьютерда эшләү белән беррәттән кулган мәсьәләләрне чишәргә: бергә эшчәнлекне, күрү һәм хәрәкәт анализаторларын үстерергә, бирелгән алгоритм буенча эшләргә өйрәнергә ярдәм итте.
Балалар шөгыльнең кызыклы һәм гадәти булмаган форматта булуын билгеләп үттеләр.

23нче октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тормыш гөлләре” циклыннан, социаль яраклы үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән, тренинг элементлары белән “Аралашу ысуллары” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның коммуникатив компетентлыгын формалаштыру.
Шөгыль барышында һәр катнашучы үзенең кәефе, хисләре, аралашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Инструкция буенча рәсем”, “Көзге” күнегүләрен башкарып, балалар вербаль булмаган, ә “Презентация”, “Комплимент” күнегүләрендә вербаль аралашу күнекмәләрен өйрәнделәр.
Тренингта катнашу балигъ булмаган балаларның коммуникатив компетентлыгын формалаштырырга ярдәм итте.

23нче октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБСУ “Республика яшьләр китапханәсе” хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Рәссам белән илһамланып” шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: традицион булмаган рәсем ясау техникасын куллану аша балаларның рәсем иҗатына кызыксынуын үстерү.
Балалар рәссам Руслан Ибраһимов рәсемнәре белән таныштылар, ул үзенең иҗат юлы, ни өчен үзенең рәсемнәрен брызгизм техникасы белән ясавы турында сөйләде. Импровизацияләнгән остаханәдә балалар останың сизгер җитәкчелеге астында үзләрен рәссам роленда сынап карадылар. Балалар үзләре өчен сәнгать дөньясы турында күп яңалык ачтылар, ә рәссам-оста һөнәри серләре белән уртаклашты, гамәли киңәшләрен бирде, эшкә иҗади якынлашуга илһамландырды.



Киров районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлегендә сәламәтлекләре чикле булган балаларның социаль яраклашу дәрәҗәсен күтәрү һәм социализация күнекмәләрен үстерү максаты белән “Ихлас” клубы эшли.
Клуб кысаларында үзенә бертөрле ихтыяҗлары булган балаларга, “Яхшылык эстафетасы” проекты кысаларында “Махеев” хәйрия фонды оештырган “Гаиләм минем-яратам сине!”открыткалар иҗади бәйгесендә катнашуга ярдәм иттеләр.
Емекова Эльза, бәйгедә катнашучыларның берсе, жюриның югары бәясен һәм Татарстан Республикасы буенча 1 урынны алды. Шулай ук аның “Бәхет конверты” эше “Махеев” хәйрия фондының ВКонтактеда тавыш бирүдә 2 урынны яулады. Эльза истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты алды.



22нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен, “Җан җылысы” циклыннан тренинг элементлары белән “Минем кәефемнең сере” төркемле шөгыле уздырды.
Максат: психоэмоциональ киеренкелекне салдыру, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләү.
Шөгыль барышында балалар шомлану дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итүче “Бүләккә мактау сүзе!”, “Безнең кәеф бүген нәрсәгә охшаган?” күнегүләрен башкардылар. Төркемдәге ышанычлы атмосфера балаларга үзләренең хисләрен, уйларын, кәефләрен ачык итеп әйтергә мөмкинлек бирде. Иҗади остаханәдә алар “Музыка кәефен ясыйбыз” тренинг күнегүен башкардылар.
Шөгыль психоэмоциональ киеренкелекне салдырырга, эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләргә ярдәм итте.
