Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
25нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Казан шәһәренең 24нче номерлы китапханә хемәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, каһарман-шәһәр Ленинградны тулысынча фашистлар блокадасыннан азат итүнең 75-еллыгына туры китерелгән “Мин сезгә Ленинградтан язам” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, балигъ булмаган балаларда актив тормыш карашын формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар рәхимсез сугыш, блокада, Невадагы шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге турында күп яңалык белделәр. “Тормыш юлы” фильмы һәм “900 батырлык көне” хәрби вакыйгалар хроникасы күрсәтелде. Балалар “Узган сугыш каһарманнары” китап күргәзмәсе белән таныштылаар, блокадалы Ленинград шагыйрәсе Ольга Фёдоровна Берггольцның, Ленинградта яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар, батырлык һәм тормыш ныклыгы турында, “Ленинград салюты” һәм “Ленинградтан хат” шигырьләрен укыдылар.


25нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
“Актив ата-ана мәктәбе” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен “Минем гаиләм” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: катнашучыларның танышуы, бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү буенча алдагы хезмәттәшлеккә мотивация формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән танышуга “Кар йомарламы” күнегүе, А. Я. Варг, В. В. Столинның ата-аналар мөнәсәбәте методикасы буенча төркемле диагностика уздырылды. Ата-аналарны “Иларт” Уеннар технологиясе академиясенең, ата-ана булуның педагогика һәм психология буенча теоретик һәм гамәли белемнәрне актуальләштерүгә, балалар тәрбияләү һәм үстерүдәге проблемаларын чишүдә ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче, “Ата-аналар раунды” өстәл психологик уены аеруча кызыксындырды.
Ата-аналар билгеләп узганча уен, бала тәрбияләүдә килеп туган авыр хәлләрне аңларга, тикшерергә, сәбәпләрен аңларга, үзләрен һәм гаилә әгъзаларын аңларга ярдәм итте.
Очрашу ахырында ата-аналарга психолог һәм педагогның гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләрне тәрбияләү һәм формалаштыру буенча гамәли тәкъдимнәре белән “Яхшы ата-ананың 10 бурычы” буклетлары тапшырылды.

25нче гыйнвар, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Һәрбер балалар кирәк, төрле балалар кирәк” төркемле шөгылен уздырды.
Балаларга фикерләшү өчен: Мин нәрсәне яхшы эшли беләм? Мине, нинди бар шундый килеш, кабул итүче кеше... Мин яхшы ял итә ала торган җир... Үз тормышымда ирешкән уңышлар... Минем өчен бик мөһим максат... Башкалар миндә нәрсәне ихтирам итәләр? темалары тәкъдим ителде. Катнашучылар: Син нәрсә турында күбрәк сөйләшергә яратасың? Үзең һәм уен буенча иптәшең турында нинди яңалык белә алдың? Ин үзең турында нинди иң-иң матур сүзләр ишеткәнең бар? Сиңа кем дә булса, син бердәнбер һәм кабатланмас шәхес дигәне бармы? Ничек һәр кешенең бердәнбер һәм кабатланмас булуын исбатлап була? сорауларына җаваплар табарга тырыштылар.\
Балалар психолог белән бергә зур кызыксыну белән сорауларны тикшерделәр, бу аларга үз шәхесләренең якты якларына юнәлергә ярдәм итте. Шөгыль нәтиҗәләре буенча балалар үзләренең шәхси үзенчәлекле һәм кабатланмаслыгы турында үз күзаллаулары белән бүлештеләр.
Уздырылган төркемле шөгыль балигъ булмаган балаларга эчке шәхси ресурсларны аңларга һәм үзләренә ышаныч үстерергә, үзләренең бердәнбер һәм башка кешеләрнең дә бердәнберлеген аңларга ярдәм итте.

23нче гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында, социаль яраклашуда авырлыклары, шул исәптән психоэмоциональ проблемалары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр театры” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның үзрегуляция һәм эмоциональ сферасын үстерү.
Шөгыль “Мин нинди төстә?” уенлы күнегү белән башланып китте, аның барышында балалар бер-берләре белән таныштылар һәм үзләренең эмоциональ халәтләренең “төсе” турында сөйләделәр.
Башкаларның эмоциональ халәтләрен аңлау сәләтләрен үстерү максатыннан, балалар белән “Көйне тап”, “Хисләрне өйрәнәбез” психологик күнегүләре уздырылды. Аннан соң “Минем хисләрем” мини-бәхәсе һәм уңышлы аралашу күнегүләре белән таныштыруга юнәлдерелгән “Җөмләне тәмамла” интеллектуаль уены уздырылды.
Шөгыль ахырында балалар, уңай хисләр кулланып әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнү максатыннан, сюжетлы – рольле “Шатлыгың белән уртаклаш” уенында катнаштылар.
Шөгыль эмпатия хисенең үсешенә һәм үзләренең хисләрен күрсәтә белүне формалаштырырга ярдәм итте.



23нче гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көненә туры китереп, “Балаларның блокада көндәлеге” төркемле шөгыле (кино күрсәтү) уздырылды.
Шөгыльнең максаты: ватанпарвәрлек, тарихка кызыксыну, үз Ватаннары, халыклары өчен горурлык хисләрен тәрбияләү.
Төркемле шөгыль барышында балалар ил өчен мөһим булган вакыйгалар белән таныштылар, “Балаларның блокада көндәлеге” документаль фильмын карадылар, блокада вакытында Ленинграда яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар, сынмас батырлыклары һәм тормыш ныклыгы турында белделәр. Фильмны караганнан соң балалар үзләренең борчылулары белән бүлештеләр, тынычлык һәм азатлыкны яклаган безнең халыкның батырлыгы, ныклыгына горурлык хисен белдерделәр.
Ахырда балалар үзләренең тәэсирләрен һәм хисләрен чагылдырган рәсемнәр ясадылар.
