Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
27нче ноябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Эш киңәшмәсе карары буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Россиядә хәйрия үсеше буенча иҗтимагый башлангычны дәвам иттеләр һәм уртак көч белән социаль хезмәт алучы, ике балигъ булмаган бала үстерүче инвалид анага ашамлыклар һәм уку-язу әсбаплары җыелмасын әзерләделәр.
27нче ноябрь көнне бүлек мөдире социаль хезмәткәр белән бергә, өйдә ярдәм итү максаты белән, бу гаиләгә бардылар, моңа әни һәм кызлары бик шатландылар.

23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
ТАССР төзелүнең 100-еллыгын бәйрәм итүгә туры китерелгән чаралар кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы МББУ “112нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” социаль участогында күп балалы һәм азҗитешле гаиләләрнең 7-10 яшьлек балалары өчен “Татарстан- минем республикам” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек, үзенең кече Ватанына ярату хисләре тәрбияләү, актив тормыш карашы формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында безнең республиканың төзелү тарихы, истәлекле урыннары белән таныштылар, Татарстан Республикасы гимнын тыңладылар,”Казан” викторинасында актив катнаштылар, яраткан шәһәрләре, аның истәлекле урыннары, фән һәм сәнгать өлкәсндәге күренекле шәхесләре турында белемнәрен күрсәттеләр.
Шөгыльнең гамәли өлешендә балалар республика символикасы белән бүләк- медальоннар ясадылар. Барлык эшләнмәләр үзенчәлекле рәвештә башкарылган иде, бу балаларда иҗади, креатив фикер йөртүнең үсешенә ярдәм итте.

23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Халыкара әниләр көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече мәдәни оештыручы белән берлектә “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Дөнья әнидән башлана” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен җайлаштыру, әнигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль башында әниләр турында табышмаклар оттылар, үз әниләренең үзенчәлекләре, һөнәрләре, кызыксынулары турында сөйләделәр, “Әни мәхәббәтенең кояшы” күнегүен башкардылар, кояш нурларында әниләренең җылы һәм якты хисләр тудыра торган сыйфатларын санап киттеләр. Тикшерү барышында төп игътибарны әниләргә һәм әбиләргә карата ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәтнең мөһим булуын билгеләделәр.
Шөгыль ахырында балалар әниләргә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне, шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, әнигә ярату хисе тәрбияләргә ярдәм итте.

23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт алучы гаиләләрнең инвалид-балалары өчен “Төсле кәеф” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, уңай кызыксынулар формалаштыру, тактиль сизгерлекне, эре һәм вак моториканы үстерү.
Балалар шөгыль барышында мускул һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән күнегүләр, “Үрмәкүчкәй” бармак гимнастикасын, игътибарның юнәлешен үзгәртүгә, координацияне яхшыртуга һәм тактиль сизгерлекне үстерүгә күнегүләр башкардылар.
Шөгыльнең ахыргы өлешендә балалар иҗади остаханәдә кәефләрен белдергән “Төсле кәеф” открыткасы ясадылар.


28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, стационарны алмаштыручы инновацион “Тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында,“Каты авыруларны тәрбияләүче кешеләрдәге депрессия бозылышлары профилактикасы” темасы буенча шөгыль уздырылды. Шөгыль 17 кеше өчен, социаль хезмәтчеләр һәм мөрәҗәгать итүчеләр, ДАССУ “21нче номерлы шәһәр поликлиникасы”ның уку залында узды.
Шөгыльгә чакырылучылар авыруның саулыгындагы үзгәрешләрне тикшерү ысуллары, каты авырулар кичергән өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук каты авыруларны тәрбияләүче кешеләрдәге депрессия бозылышлары профилактикасы чаралары, һөнәри януны җиңү чаралары турында мәгълүмат тыңладылар.
Катнашучылар темаларны тикшерүдә актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр, тагын очрашырга теләк белдерделәр.

