Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
22нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Чиста биттән” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларның һәм сәламәтлекләре чикле балаларның хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, конструктив үзара булышу күнекмәсен формалаштыру.
Шөгыль төркемдә уртак эшкә иҗади теләк формалаштырырга ярдәм иткән “Мин кош кебек...” күнегүеннән башланды. “Көзге” күнегүе балаларга төркемнәрдә эшләп бер-берсен тоярга ярдәм итте. Интерактив тактада “Дусның куллары белән” проект эшен башкарып, катнашучылар бер-берсен игътибар белән тыңларга һәм аңларга өйрәнделәр.
Балалар шөгыьл ахырында бергәләп “Бердәмлектә көч” проектының эмблемасын һәм афишасын уйлап таптылар һәм ясадылар.



22нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Бер бөтен буларак гаилә” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен яхшырту.
Балалар шөгыль барышында “Гаилә кыйммәтләре”, “Минем гаиләм” социаль роликларын карадылар һәм тикшерделәр. Аннан соң гаиләдә уңышлы аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче “Чиләкле алма”, “Ут кошы”, “Гаилә, гаилә кыйммәтләре”, “Минем гаиләмнең гинеологик агачы” тренинг күнегүләрендә катнаштылар.
Шөгыль ахырында катнашучылар иҗади остаханәдә “Әниләр көне” креатив открыткаларын ясадылар.
Оештыручылар фикеренчә шөгыль гаилә мөнәсәбәтләрендә мөһим белем, осталык һәм күнекмәләрне алырга ярдәм итте.

22нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Казан шәһәренең Идел буе районы Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлеге базасында “Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясенең Идел буе беренчел иҗтимагый кабул итү бүлеге оештырган “Әниемнең куен дәфтәре” түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Түгәрәк өстәл эшендә: “Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре” Региональ иҗтимагый оешмасы, “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды, “Күңел нечкәрү” гаилә, аналык һәм балачакны саклау үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма, Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының “Балалар сәламәтлеге үзәге” Балалар Республика клиник хастаханәсе, “Комсомольская правда” гәҗите корреспонденты катнаштылар.
Түгәрәк өстәл кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Энергияне кире кайтаруның 10 гади ысулы” мастер-классы уздырды, аның барышында әниләр энергия кайтаруның чыганаклары турында белделәр, релаксациянең универсаль коралы, сулау һәм хәрәкәт аша хәлне тулыландырырга өйрәнделәр. Социаль педагог “Баланы укуга ничек кызыксындырырга” мастер-классы уздырды, аның барышында әниләргә балаларның укуга кызыксынуларын үстерүгә карата киңәшләр бирелде. Социаль эш буенча белгеч социаль ярдәм буенча сорауларга җавап бирде.
Бер үк вакытта бүлек белгечләре “Хыялыйлар” иҗат остаханәсе оештырдылар, анда балалар үзләренең әниләренә бүләкләр әзерләделәр.
Түгәрәк өстәл эше барышында күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итүче хезмәтләрнең эше турында әһәмиятле мәгълүматләр бирелде.



21нче ноябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Халыкара әниләр көне алдыннан һәм #ЮмартСишәмбе кампаниясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы ДАҺББУ “ Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Яхшылык ачык төсләрдә” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: гаиләгә,әнигә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, балигъ булмаган балаларның “Танулар атналыгы”нда катнашуы.
Шөгыль барышында балалар “Минем әнием” хикәяләре белән уртаклаштылар, “Сабыйлар әйткәнчә”, “Хуҗабикә” бәйгеләрендә,аннан соң әниләргә бүләк әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.
Шулай ук балалар волонтерлар белән бергә,өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз әбиләргә чәчәкләр бүләк итеп, “Игелекле эшләр” акциясендә катнаштылар.



21 нче ноябрь, сишәмбе, 2018нче ел
21нче ноябрьдән 28енә кадәр Россиядә “Танулар атналыгы” флешмобы узачак. Бу халыкара хәйрия көне-“Юмарт сишәмбе” алдыннан уздырылучы колачлы башлангыч.
#ЮмартСишәмбе кампаниясенең “Танулар атналыгы” кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече һәм педагогы “Таулы-Әмәт” паркының “Йорт” Экоүзәге хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен “Ачык йөрәкләр” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: хәйрия темасына игътибарны җәлеп итү, балигъ булмаган балаларның һәм аларның әти-әниләренең “Танулар атналыгы”нда катнашулары.
Шөгыль барышында катнашучылар белән иреклелек идеяләре турында әңгәмә үткәрелде. Балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре хәйриячелек тарихы,“Танулар атналыгы” флешмобы турында белделәр, #ЮмартСишәмбе кампаниясенең максатлары белән таныштылар, бу безнең кемгә һәм ничек ярдәм итүебез турында сөйләргә яхшы сәбәп бит. Балалар иҗади остаханәдә, хәйрия күргәзмәсендә сату максаты белән, фоамираннан матур кечкенә вазалар ясадылар.
Балалар #ЮмартСишәмбе кампаниясе идеяләре белән шулкадәр мавыктылар, хәтта бу хәрәкәткә ярдәм итәргә һәм яхшы эшләр башкарырга карар кылдылар.

