22нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Казан шәһәренең Идел буе районы Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлеге базасында “Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясенең Идел буе беренчел иҗтимагый кабул итү бүлеге оештырган “Әниемнең куен дәфтәре” түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Түгәрәк өстәл эшендә: “Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре” Региональ иҗтимагый оешмасы, “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды, “Күңел нечкәрү” гаилә, аналык һәм балачакны саклау үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма, Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының “Балалар сәламәтлеге үзәге” Балалар Республика клиник хастаханәсе, “Комсомольская правда” гәҗите корреспонденты катнаштылар.
Түгәрәк өстәл кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Энергияне кире кайтаруның 10 гади ысулы” мастер-классы уздырды, аның барышында әниләр энергия кайтаруның чыганаклары турында белделәр, релаксациянең универсаль коралы, сулау һәм хәрәкәт аша хәлне тулыландырырга өйрәнделәр. Социаль педагог “Баланы укуга ничек кызыксындырырга” мастер-классы уздырды, аның барышында әниләргә балаларның укуга кызыксынуларын үстерүгә карата киңәшләр бирелде. Социаль эш буенча белгеч социаль ярдәм буенча сорауларга җавап бирде.
Бер үк вакытта бүлек белгечләре “Хыялыйлар” иҗат остаханәсе оештырдылар, анда балалар үзләренең әниләренә бүләкләр әзерләделәр.
Түгәрәк өстәл эше барышында күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итүче хезмәтләрнең эше турында әһәмиятле мәгълүматләр бирелде.


