Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Зәкив урамындагы 31нче йортта урнашкан гаилә укуы китапханәсендә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашында, “Җаның яшь булганда ” чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, өлкән яшьтәге кешеләрдә уңай хисләр тудыру.
Чара барышында социаль хезмәт алуда торган гаиләләр һәм белгечләр катнашучыларны Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр һәм “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелмәс” акциясе кысаларында балалар ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Аннан соң балалар музыкаль чыгыш ясадылар, бизәкләр үрү буенча “Осталыклар җыю тартмасы” мастер-классы уздырылды.
Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә күрсәтелгән игътибар, яхшылык һәм сизгерлек өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.



1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасын уздыру чаралары планы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин комсомолы комитетының 100-еллыгына багышланган, “Комсомол, син минем хәтеремдә...” стена газетасы ясадылар.
Стена газетасындагы материаллар ил тарихындагы иң зур күләмле яшьләр оешмасының тарихы, ил язмышында тоткан урыны һәм атрибутикасы турында сөйлиләр.



1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз” акциясе уздырылды.
Акция барышында яшьләре һәм сәламәтлекләре сәбәпле өйләреннән чыга алмаган социаль хезмәт алучыларга өйдә чәчтараш хезмәте күрсәтелде. Матурлык тудыручы ролен Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы волонтерлары башкардылар. Акция нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә мөһим булган игътибар күрсәтелде, алар үзләрен каралган һәм матур итеп хис итә алдылар.




1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасын бәйрәм итү кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең “Өрек” һәм “Борынгы Бохара” рестораннарында өлкән яшьтәге кешеләргә хәйрия төшке ашын уздыруны оештырырга ярдәм иттеләр.
Чакырылган өлкән яшьтәге кешеләр ресторанның уңайлы һәм рәхәт шартларында вакыт уздырдылар, үзара таныштылар, яшьлек елларын искә алып күп аралаштылар. Уңай шартлар, тәмле ризык, кызыклы десертлар, ризыкны матур итеп китерү- аларның көннәрен яхшы кәеф һәм истә калырлык мизгелләр белән тулыландырды.



1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына әзерләнү һәм уздыру чаралары планы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Фатирда-тәртип!” акциясе старт алды.
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына багышланган акция барышында, өйдә социаль хезмәт алучыларга, Идел буе Казан федераль университеты волонтерлары фатирлар җыештыруда хәйрия ярдәме күрсәттеләр.


