1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары “Яшәүгә яшь комачау түгел” әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.
Кичәдә катнашучылар “Тынычлык, мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту” презентациясен карадылар, аннан Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне тарихы турында белделәр. Балалар әби-бабайларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Өлкән яшьтәге кешеләр балалар белән бергә таныш мультфильмнардагы, әкиятләрдәге һәм кинофильмнардагы көйләр буенча “Көйне бел” музыкаль викторинасында катнаштылар. Әбиләр балаларга үзләренең үткәннәре турында сөйләделәр һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чара ата-ана –бала һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга, сизгерлек үстерергә, өлкән буын кешеләренә кайгыртучанлык һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итте.


