Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
17нче июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге "Казан шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ белән берлектә 14-18 яшьлек балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыруда ярдәм итә.
Бүлек белгечләре, ведомствоара социаль патронатта торучы, балигъ булмаган балаларны җәйге чорга эшкә урнаштыруны оештыру буенча ведомствоара эш кысаларында, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә социаль озата бара.


17нче июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
"КлубОК" җәйге отряд кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгече һәм психологы балигъ булмаган балалар белән "Үзеңне үзең сакла" темасына төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: әйләнә-тирә дөньяда куркынычсыз тәртип формалаштыру.
Шөгыль таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шәхси куркынычсызлык күнекмәләре, "юк!" дип әйтә белү турында видеороликлар караудан башланды. "Куркыныч хәл" рольле уены барышында балалар типик тормыш хәлләрендә үз-үзләрен куркынычсыз тоту стратегияләрен эшләделәр. Барлык катнашучыларга "Үзеңне үзең сакла!" дигән буклетлар тапшырылды, анда таныш булмаган кешеләр белән урамда, ишегалдында, транспортта үзеңне ничек тотарга киңәшләр бирелде.
Белгечләр сүзләренчә, мондый шөгыльләр үткәрү балигъ булмаган балаларда ашыгыч карарлар таләп итә торган шартларда үзеңне яклау буенча кирәкле күнекмәләр формалаштыруга, куркынычны булдырмый калырга яисә киметергә сәләтле гамәлләргә әзерлекне арттыруга ярдәм итә.

17нче июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече №16 "Япеев" полиция бүлегенең балигъ булмаган балаларның эше буенча инспекторы белән ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләгә уртак чыгу тормышка ашырылды.
Рейдның төп максаты - балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлегенә һәм сукбайлыгына, аларның һәм аларга карата җинаятьләр һәм хокук бозуларның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау һәм бетерү. Рейд барышында: гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү, ата-аналар белән әңгәмә үткәрелде. Имин булмаган гаиләләр белән ведомствоара эшләүнең мондый практикасы балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын яхшы координацияләүгә, балаларның күзәтүчесезлеге сәбәпләрен юкка чыгаруга ярдәм итә.

16нчы июнь, сишәмбе, 2020нче ел
Россиядә Балачак унъеллыгына багышланган чаралар кысаларында, балигъ булмаган балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү максатыннан, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балаларына балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык бәйгесендә катнашырга әзерләнүдә булышалар.
Балаларны яклау көненә багышланган, "Балалар – тормыш чәчәкләре" дип исемләнгән Халыкара балалар рәсеме бәйгесендә 3нче урын яулаганы өчен Гыйльметдинова Зәринәне җиңүче Дипломы белән котлыйбыз.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Миршарипова Эльвина Азат кызы бәйгедә катнашучыны әзерләүдә ярдәм күрсәткәне өчен Диплом белән бүләкләнде. КОТЛЫЙБЫЗ!!!



16нчы июнь, сишәмбе, 2020нче ел
Җәйге ялны оештыру, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балаларның уңай мәнфәгатьләрен формалаштыру максатларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Клубок" җәйге отряды оештырылды.
Бүлекнең психологы "Команда" төркемле шөгылен үткәрде. Интерактив әңгәмә барышында балалар команда эшенең кыйммәте турында фикер алыштылар, аннары "Ксенобиология, яки фантастик затлар тормышы" дигән психологик уенда катнаштылар. Катлаулы хәлләрдә үзара ярдәм итешүнең мөһимлегенә инандылар.
Балаларның дөньяга карашын киңәйтү, иҗади фикерләүне үстерү һәм психоэмоциональ халәтне тотрыкландыру максатларында, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы балигъ булмаганнар өчен "Оч, каурыйкай" мастер-классы оештырылды. Балалар язу кораллары һәм җайланмаларының үсешен, үзгәрешен өйрәнүгә чумдылар, шулай ук кәгазьдән каурый каләм рәвешендә эшләнмә ясадылар.

