16нчы июнь, сишәмбе, 2020нче ел
Җәйге ялны оештыру, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балаларның уңай мәнфәгатьләрен формалаштыру максатларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Клубок" җәйге отряды оештырылды.
Бүлекнең психологы "Команда" төркемле шөгылен үткәрде. Интерактив әңгәмә барышында балалар команда эшенең кыйммәте турында фикер алыштылар, аннары "Ксенобиология, яки фантастик затлар тормышы" дигән психологик уенда катнаштылар. Катлаулы хәлләрдә үзара ярдәм итешүнең мөһимлегенә инандылар.
Балаларның дөньяга карашын киңәйтү, иҗади фикерләүне үстерү һәм психоэмоциональ халәтне тотрыкландыру максатларында, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы балигъ булмаганнар өчен "Оч, каурыйкай" мастер-классы оештырылды. Балалар язу кораллары һәм җайланмаларының үсешен, үзгәрешен өйрәнүгә чумдылар, шулай ук кәгазьдән каурый каләм рәвешендә эшләнмә ясадылар.

