Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
3нче июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен, "Күңел җылысы" циклыннан, дистанцион режимда "Кәефемнең сере" дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Максат: тискәре кичерешләрне җиңү, хәвеф-хәтәрләрне киметү.
Шөгыль барышында балалар үз-үзеңне тотышны эмоциональ җайга салуны үстерүгә, хәвеф-хәтәрләрне кисәтү һәм киметүгә, үз-үзеңә ышанычны арттыруга юнәлтелгән" Сәлам һәм бүләккә комплимент!", "Барабанчы","Зоопаркка бару" күнегүләрен башкардылар.
Шөгыльне үткәргәннән соң түбәндәге нәтиҗәләр билгеләнде: балалар ачыктан-ачык кәефләрен, фикерләрен белдерделәр. Катнашучыларның кәефләре яхшыру турында "Бүгенге кәефем нәрсәгә охшаган?" рәсемнәре сөйли.


2нче июнь, сишәмбе, 2020нче ел
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән профилактик эшне оештыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, WhatsApp кушымтасы ярдәмендә "Чисталык – сәламәтлек нигезе" дигән дистанцион шөгыль уздырды.
Шөгыльнең максаты: шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, чисталык һәм пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән шәхси гигиена, кулларны дөрес юу, көн режимын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шөгыль ахырында табышмакларга җавап бирделәр, аларда сәламәтлек өчен бик кирәкле кагыйдәләр "качканнар".
Шөгыль сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре, авыруларны профилактикалау һәм кеше сәламәтлеге өчен чисталыкның әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру чаралары белән таныштыруга ярдәм итте.

2нче июнь, сишәмбе, 2020нче ел
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру" ярдәмче программасы кысаларында һәм җәйге каникуллар җитү белән бәйле Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясенең балигъ булмаганнар эше буенча Комиссия белән бергә "Куркынычсызлык трафаретлары" арт-проектын гамәлгә ашыруда катнаштылар, анда ведомствоара социаль патронатта торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
Арт-проектның максаты: юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юлларда куркынычсыз тәртип өчен җаваплылык хисе формалаштыру.
Балалар җәяүлеләр кичүе алдында асфальтка зур ак хәрефләр белән "Баланы кулга ал", "Күчеш куркынычсызлыгына инан" һәм "Наушникларны сүндер" дип яздылар. Язулар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.
Аерым игътибар элек җәяүлеләрне бәрдергән, борылыш артында булган машина йөртүчеләр өчен начар күрүчән булган җәяүлеләр кичүләренә бирелде.




1нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар арасында,"Балачак төсләре" дигән фотобәйге уздырдылар.
Бәйгенең максаты: уңай кызыксынулар формалаштыру, балаларның үзләрен иҗади тормышка ашыруы.
Балалар башкарган фоторәсемнәр балаларның күз карашын һәм иң кайгысыз һәм күңелле тормыш мизгелләрен чагылдыра.
Фотобәйге үткәрү һәм аңа йомгак ясау дистанцион рәвештә оештырылган.



Матурдан-матур җәй килде,
Зәңгәр күлмәктән…
Шуңа да ягымлы июнь көнен
Балалар көне дип атыйлар.
1 июнь - Балаларны яклау көне - өлкәннәрне балалар турында кайгыртырга, нәни кешенең проблемаларын игътибарлырак аңларга өнди торган балачак бәйрәме.
Шушы бәйрәм кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы "Ихлас" клубында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең 5-8 яшьлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Җиләкле кәеф" дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: уңай мәнфәгатьләрне, танып-белү сферасын, кулларның вак моторикасын, тырышлык үстерү.
Шөгыль башында балалар һәм аларның әти-әниләре белән якты балачак бәйрәме - Балаларны яклау көне, җәйге каникуллар башлану турында "Бала булу бәхете" дигән интерактив әңгәмә үткәрелде. Аннан соң балалар "Җиләкле кәеф" интерактив программасында актив катнаштылар: әкият викторинасында, игътибар һәм зирәклеккә бәйгеләрдә катнаштылар, балачак турында шигырьләр сөйләделәр.
Шөгыльнең икенче өлешендә балалар күләмле аппликация техникасында төсле кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар. Шунысы игътибарга лаек, барысының да якты, кояшлы кул эшләре килеп чыкты.

