Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
28нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Җәйге каникуллар алдыннан Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, социаль хезмәт күрсәтүдә торган бала белән дистанцион режимда "Ура, каникуллар!" шәхси онлайн шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: каникул вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль кысаларында бала белән "Каникулларны куркынычсыз уздырыйк!" интерактив әңгәмәсе уздырылды, "Куркынычсызлык кагыйдәләрен беләсезме?» викторинасы сораулары тәкъдим ителде.
Шөгыльдә сәламәтлек саклауның мөһимлегенә, өйдә, урамда, сулыкларда һәм башка җәмәгать урыннарында куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә профилактика чараларын үтәү кирәклегенә аерым игътибар бирелде.
Шөгыль ахырында балигъ булмаган бала җәйге каникулларга планнары белән уртаклашты.

28нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы "Татарстан елъязмалары" циклыннан "Татарстаным, чәчәк ат!" төркемле шөгылен уздырды.
Әлеге чараның максаты: балигъ булмаган балаларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, Татарстан тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү.
Шөгыль интерактив формада узды. Балигъ булмаган балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы, Казан шәһәренең истәлекле урыннары һәм республиканың заманча йөзе турында материаллар белән таныштылар, Татарстан Республикасының дәүләт символларын искә төшерделәр. Балалар шөгыльнең барлык биремнәрен һәм гамәли өлешен уңышлы үтәделәр: оригами техникасында "Россия һәм Татарстан символлары" дигән сувенир әләмнәр ясадылар.
Дәреснең иң мөһим һәм кызыклы мизгелләренең берсе - "Киләчәк стратегиясе" темасы буенча фикер алышу булды. Катнашучылар якындагы 10 елга Татарстанның үсеш проектларын тәкъдим иттеләр, республикада киләчәк төзергә тиешле яшьләргә аерым игътибар бирелүен билгеләп үттеләр.



27нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
"Чагылыш" шөгыльләр циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы дистанцион режимда балигъ булмаган балалар белән психоэмоциональ хәлне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән шәхси психологик консультацияләр үткәрә.
Шөгыльләр үз-үзеңне уңай кабул итүне формалаштыруга һәм аутотренировка нигезләренә өйрәтүгә ярдәм итүче күнегүләрне үз эченә ала. Бирелгән эмоцияләрне эшкәртү нерв системасының киеренкелеген бетерүгә, шулай ук эмоциональ фонны күтәрүгә һәм начар кәефкә төзәтмәләр кертүгә китерә.


27нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
"Үзеңне аңла" программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Җиңү" дигән шәхси психокоррекцион шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ киеренкелекне киметү, балигъ булмаган балалар арасында агрессив тәртип тибын диагностикалау.
Шөгыль барышында катнашучылар агрессия хәлендә үз-үзеңне тоту тәҗрибәсе, бу вакытта кичергән хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Балигъ булмаганнар белән агрессив үз-үзеңне тоту тибын билгеләүгә психиагностика үткәрелде. Шөгыльдә төп игътибар агрессивлыкны киметү ысулларына бирелде.
Шөгыль психоэмоциональ киеренкелекне киметүгә, агрессия халәтендә конструктив үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.

27нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән WhatsApp мобиль кушымтасы ярдәмендә "Минем юлым" циклыннан "Хисләр салават күпере" дигән темага шәхси шөгыль үткәрде.
Максат: социаль яраклашу авырлыкларын җиңеп чыгуда ярдәм итү.
Шөгыль әңгәмә белән башланып китте, нәрсә ул хисләр, ничек без үз хис-тойгыларыбызны белдерәбез, төсләрнең үзара бәйләнеше һәм хис-тойгылар чагылышы турында. Шөгыль барышында "Мимикада хисләр", "Хисләрне тап","Хисләрне сурәтлә" күнегүләре үткәрелде, аннары Люшерның төсле тесты буенча психоэмоциональ халәт диагностикасы үткәрелде һәм нәтиҗәләр турында фикер алышынды.
Шөгыльнең йомгаклау өлешендә эмоцияләр һәм хисләр белән идарә итү буенча киңәшләр бирелде.

