26нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Дистанцион хезмәтләр күрсәтү кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге ата-аналар өчен берничә консультация үткәрделәр:
- "Коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга ярдәм итү буенча чаралар пакеты"
- "Татарстан Республикасында аз керемле гражданнарга дәүләт ярдәме. Социаль контракт"
- "3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү бирү"
- "Социаль ярдәм чаралары".
Бүлек психологлары балигъ булмаган балалар белән төркемле шөгыльләр үткәрделәр:
- "Балалар өчен Тайм-менеджмент", ул үз-үзеңне оештыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән;
- Рефлексия, эмпатия һәм креативлык дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән "Сәнгать дөньясына кушылу" циклыннан "Фантазия".
Барлык шөгыльләр һәм консультацияләр барышында "Коронавирус йогышын профилактикалау чараларын үтәү" темасына аерым игътибар бирелде.
Һәр консультация ахырында мәдәни оештыручы Миндияров Р. Р. социаль хезмәт алучылар белән гаилә ялын оештыруга һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән "Аз һәм Буки" дигән шөгыль үткәрде.




