Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
20нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары "Туган йорт барысына да башлангыч" циклы кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен Zoom һәм Skype платформалары һәм программалар ярдәмендә дистанцион консультацияләр һәм шәхси шөгыльләр үткәрәләр.
Шөгыльнең максаты: үз-үзеңне изоляцияләү чорында психологик ярдәм күрсәтү, гаиләдә эпатия сәләтенә ирешү, бер-береңнең кичерешләрен, хәлләрен, мәнфәгатьләрен аңлауга ирешү, төрле конфликтларны һәм өйдә көч куллануны профилактикалау.
Шулай итеп, "Тату гаилә" шөгыле барышында интервью бирү ысулын кулланып психологик дискомфортны һәм төрле конфликтларны ачыклау өчен психологик диагностика уздырылды.
Социаль - психологик хезмәт алучыларга психологик яклау алымнары, конфликтлы хәлләр килеп чыгу сәбәпләре һәм аларны җиңеп чыгу яки кисәтү ысуллары турында консультация бирелде. Һәр гаилә әгъзасының шәхси киңлеген оештыруга һәм саклауга аерым игътибар бирелде.


19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт алучылар белән "Бәхетле шул кеше, кем өендә бәхетле" темасына онлайн - консультация уздырды.
Максат: ата-аналарның игътибарын гаилә тәрбиясе әһәмиятенә җәлеп итү, ата-аналарга үз-үзләрен анализларга ярдәм итү, баланы тәрбияләүнең уңай моментларын, аңа карата мәхәббәт формаларына игътибарны юнәлтү.
Консультация барышында түбәндәге:
- гаилә әгъзалары арасында гармонияле мөнәсәбәтләрне ничек корырга һәм сакларга?
- ни өчен ата-ана мәхәббәтен күрсәтергә кирәк?
- ата-аналарның балага карата тәрбия йогынтысының уңай һәм тискәре моментлары
- балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләренең эмоциональ өлешенең мөһимлеге мәсьәләләре каралды.


19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен "Үзеңне кыерсытырга бирмә" дигән дистанцион төркемле шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларга бердәм балалар ышаныч телефоны хезмәте эше турында мәгълүмат бирү, конфликтлы ситуацияләрдән конструктив чыгу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар эчке ресурсларны мобилизацияләүгә, үз-үзен ышанычлы тоту һәм конструктив шәхесара аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән, "Ялган җайланмалар", "Ассоциацияләр","Ышаныч телефоны" интерактив уеннарында, "Алдан әйтү" рольле уенында актив катнаштылар.
Дәрес ахырында барлык катнашучылар да бердәм ышаныч телефоны номеры - 8 800 2000 122 турында белешмәлекләр алдылар.

19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Дистанцион хезмәтләр күрсәтү кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге ата-аналар өчен берничә консультация үткәрделәр:
- "Коронавирус йогышын профилактикалау"
- "Гражданнарга дәүләт ярдәме чаралары"
- "Куркынычсыз балачак" - өйдә бала иминлеге кагыйдәләрен үтәү һәм балалар травматизмын профилактикалау турында
- "Баланы һичшиксез кабул итү", ул балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә, тискәре стильләрне һәм ата-аналар тәртибен коррекцияләүгә юнәлдерелгән.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән үткәрелгән дистанцион төркемле шөгыльләр:
- гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында күзаллау формалаштыруга юнәлдерелгән "Нәрсә ул гаилә?", "Гаилә кыйммәтләре"
-хыял һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, төрле ресурсларны активлаштыруга юнәлтелгән "Күңел чәчәге", "Танымаслыклар"
-үз-үзеңне дөрес бәяләү һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән "Минем кәефем" арт-терапия шөгыле.
Һәр консультация ахырында мәдәни оештыручы Явтушенко Ю. А. балигъ булмаган балалар белән, гаиләнең уңай образын формалаштыруга, психоэмоциональ тормышны яхшыртуга, иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән, "Тормыш агачы" композициясен ясау буенча арт-терапия мастер-классы үткәрде.




19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
"Күңел җылысы" циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан "Минем "МИН"нең сере" дигән төркемле онлайн-шөгыль үткәрелде.
Шөгыльнең максаты: балаларда үз-үзенә дөрес бәя бирүне үстерү, үз-үзеңә ышаныч формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар белән "Демо-Рубинштейна" методикасы буенча "Үз-үзеңне бәяләү" диагностикасы үткәрелде, "Исем","Мактаучыклар","Мин" образы" күнегүләре башкарылды, алар балигъ булмаганнарга үзләрен яхшырак аңларга һәм үз-үзеңне танып белү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм иттеләр.
Дәрес психоэмоциональ киеренкелекне киметүгә, шәхси үзенчәлекләрне аңлауга, үз-үзеңә ышаныч формалаштыруга ярдәм итте.
