
19нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, мәдәни оештыручы белән берлектә, видео-элемтә кулланып, Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган "Ышаныч телефоны" дигән тематик чара уздырдылар. Чара кысаларында катнашучылар ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенең барлыкка килү тарихы һәм аның эшләү принциплары белән таныштылар. Алган белемнәрне ныгыту максатыннан ышаныч телефоны номеры язылган китапларга кыстыргычлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чарада катнашучылар алган белемнәрнең актуальлеген һәм чараның мавыктыргыч форматын билгеләп үттеләр.

