Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
13 нче март, җомга, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Үземнең МИНгә сәяхәт" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: эчке мөмкинлекләрне ачу, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, үзенә ышаныч арттыру.
Балалар шөгыль барышында үзләренең эмоциональ халәтләрен кабул итәргә өйрәнделәр, психоэмоциональ үзрегуляция ысулларын үзләштерделәр. Сенсорлы бүлмәнең махсус җиһазы - релаксатора-ионизатор куллану катнашучыларга релаксация күнегүләрен башкарырга һәм хыялдагы бакчага йөрергә барырга мөмкинлек бирде.
Шөгыль ахырында балалар гофре кәгазь һәм атлас тасмалардан "Умырзая бәйләме" композициясен ясап, арт-терапия күнегүен башкардылар. Чәчәкләр шөгыльдә алынган уңай эмоциональ көйләнеш һәм яхшы кәеф билгесенә әйләнделәр.



13нче март, җомга, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә туры китерелгән чаралар кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль хезмәт буенча белгече "Ритм" Яшүсмерләр клубы консультация пункты базасында, тулы булмаган, азҗитешле һәм күп балалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзергесе" интерактив танып-белүле шөгылен уздырды (профилактика эше).
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, кече ватанга ярату хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар республика оешу, әһәмиятле тарихи вакыйгалар, Татарстан Республикасы дәүләт символикасы турында презентация материаллары белән таныштылар,"Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзергесе" тематик викторинасында катнаштылар.
Шөгыль ахырында катнашучылар "Минем Татарстаным" төсле тематик коллажын ясадылар.



12нче март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
2020нче елда Хәтер һәм дан елын уздыру буенча чаралар кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Юдино" Локомотив депосының хәрби һәм сугышчан даны ветераннары бүлмәсенә "Бөек Ватан сугышы елларында Юдино" экскурсиясе оештырдылар.
Максат: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үз иле, республикасы, шәһәре, районының тарихи үткәненә кызыксыну формалаштыру, актив гражданлык карашын үстерү.
Балалар Юдино депосының үсеш тарихы белән таныштылар. Үзләренең туган бистәләре турында күп яңа мәгълүмат белделәр. Ветераннар бүлмәсе мөдире Сегаль Н. И. Локомотив депосы нәселләре турында сөйләде. Логиновлар нәселе озак еллар хезмәт итә, аларның гомуми эш стажы 150 ел! Лаеклы ветераннарның күбесе үзләренең хезмәт юлын гади эшче һөнәрләрдән башлаганнар, ә аннан соң мастер, бригадир, цех башлыгы, җитәкчеләр булып эшләгәннәр. Аларның хезмәтләре югары бәяләнә, ә уңайлы ветераннар бүлмәсендәге стендлар аларга багышланган.
Сегаль Н. И. - Бөек Ватан сугышы ветераны Сегаль Израиль Самуиловичның кызы, авыр сугыш елларында юдинолыларның батырлыгы турында сөйләде. "Юдино" Локомотив депосыннан меңләгән эшче фронтка китә, яртыдан күбесе кире кайтмый.
Сегаль И. С. 87нче Гвардия миномёт бригадасында сугыша, өйгә Җиңү, бүләкләр белән кайта. Тимер юл техникумын тәмамлагач Казан тимер юлына билгеләнә, Юдино Локомотив депосында машинист булып эшли.
Балалар, үз чиратында, үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: кайберләренең туганнары, әти-әниләре монда эшләгәннәр һәм эшлиләр.
Балаларга ремонт остаханәләрен, эш станокларын, профилактикадагы вагоннарны күрсәттеләр. Экскурсия танып-белүле булды: балалар Локомотив депосы тарихын гына белеп калмадылар, тимер юл белән бәйле эшче һөнәрләр белән дә таныштылар.



11нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
Халыкара наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көненә туры китерелгән чаралар кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "88нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" консультация пункты базасында тулы булмаган, азҗитешле һәм күп балалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Үзеңне сакла" төркемле шөгылен уздырды(профилактика эше).
Шөгыльнең максаты: балаларда үзләрен куркынычсыз тоту стратегиясен формалаштыру, тормыш һәм сәламәтлеккә кыйммәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Интерактив әңгәмә барышында: мин һәм минем хисләрем, стрессны ничек җиңәргә, үзеңә җаваплылык ала белү, яшьтәшләр белән ничек мөнәсәбәтләр төзергә, үз фикереңдә тора һәм "юк" диеп әйтә белү кебек сораулар тикшерелде. Аерым игътибар сәламәтлеккә куркыныч булган үз-үзеңне тотуның куркыныч формаларына бирелүгә каршы торучы шәхси ресурсларны үстерүгә, актив һәм җаваплы тормыш позициясен формалаштыруга бирелде.
Шөгыльнең икенче өлешендә балалар белән, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән, "Иптәш белән әңгәмә", "Минем гадәтләрем" һәм "Ничек булырга" күнегүләре уздырылды.
Шөгыль эчке халәт рефлексиясе белән тәмамланды, балалар, үзләрен куркынычсыз тоту стратегиясен гамәлгә ашыру өчен мөһим белемнәре белән уртаклаштылар.


2020нче елга террорчылыкка каршы чаралар планы нигезендə, 2020нче елның
2нче мартыннан 6сына кадəр, ДАСХКУ "Халыкка социаль хезмəт күрсəтү комплекслы үзəгенең барлык бүлеклəрендə "Шартлаткыч матдəгə охшаган предметны табу" темасы буенча күнекмəлəр уздырылды.
Үзəкнең барлык җитəкчелəре һəм хезмəткəрлəре инструкциялəр һəм вазифалар нигезендə төгəл эш иттелəр.
Казан шəһəренең барлык административ районнарының "Халыкка социаль хезмəт күрсəтү комплекслы үзəге"нең барлык биналарыннан өйрəнү эвакуациясе уздырылды.








