Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

логотип 75 лет

   12нче март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   2020нче елда Хәтер һәм дан елын уздыру буенча чаралар кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Юдино" Локомотив депосының хәрби һәм сугышчан даны ветераннары бүлмәсенә "Бөек Ватан сугышы елларында Юдино" экскурсиясе оештырдылар.

   Максат: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үз иле, республикасы, шәһәре, районының тарихи үткәненә кызыксыну формалаштыру, актив гражданлык карашын үстерү.

   Балалар Юдино депосының үсеш тарихы белән таныштылар. Үзләренең туган бистәләре турында күп яңа мәгълүмат белделәр. Ветераннар бүлмәсе мөдире Сегаль Н. И. Локомотив депосы нәселләре турында сөйләде. Логиновлар нәселе озак еллар хезмәт итә, аларның гомуми эш стажы 150 ел! Лаеклы ветераннарның күбесе үзләренең хезмәт юлын гади эшче һөнәрләрдән башлаганнар, ә аннан соң мастер, бригадир, цех башлыгы, җитәкчеләр булып эшләгәннәр. Аларның хезмәтләре югары бәяләнә, ә уңайлы ветераннар бүлмәсендәге стендлар аларга багышланган.

   Сегаль Н. И. - Бөек Ватан сугышы ветераны Сегаль Израиль Самуиловичның кызы, авыр сугыш елларында юдинолыларның батырлыгы турында сөйләде. "Юдино" Локомотив депосыннан меңләгән эшче фронтка китә, яртыдан күбесе кире кайтмый.

   Сегаль И. С. 87нче Гвардия миномёт бригадасында сугыша, өйгә Җиңү, бүләкләр белән кайта. Тимер юл техникумын тәмамлагач Казан тимер юлына билгеләнә, Юдино Локомотив депосында машинист булып эшли.

   Балалар, үз чиратында, үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: кайберләренең туганнары, әти-әниләре монда эшләгәннәр һәм эшлиләр.

   Балаларга ремонт остаханәләрен, эш станокларын, профилактикадагы вагоннарны күрсәттеләр. Экскурсия танып-белүле булды: балалар Локомотив депосы тарихын гына белеп калмадылар, тимер юл белән бәйле эшче һөнәрләр белән дә таныштылар.

фото-1

фото-2

фото-3


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66