Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
13нче гыйнвар, дүшәмбе, 2020нче ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозулар һәм җинаятьләр профилактикасы буенча эшчәнлек оештыру" программасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре профилактика системасы органнары белән бергә, үзләрен девиант тотучы укучылар өчен ябык типтагы "Н. Ә. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе" Дәүләт казна махсус укыту-тәрбия гомуми белем бирү учреждениесенә бару оештырдылар.
Очрашу барышында бүлек мөдире һәм социаль эш буенча белгеч Казан шәһәре Совет районында яшәүче балигъ булмаган балалар белән профилактик әңгәмә уздырдылар, аларның яшәү шартларын өйрәнделәр, мәктәп администрациясе белән очраштылар. Балигъ булмаган балаларга социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук яшүсмерләрне эшкә һәм көнкүрештә урнаштыруда булышу буенча сораулар тикшерелде.
Очрашу ахырында, гадәт буенча, барлык балаларга да татлы яңа ел бүләкләре тапшырылды.


10нчы гыйнвар, җомга, 2020нче ел
"Балачак куркынычсызлыгы" Бөтенроссия акциясе һәм балигъ булмаган балаларның гомерен һәм саулыгын саклауга юнәлдерелгән, "Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң, бәлагә тарымассың" шөгыльләр циклы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Кыш куркынычсыз булганда ямьле" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: кыш тәүлегендә балаларның сәламәтлеге һәм тормыш куркынычсызлыгы турында төрле хәлләрне карау, балалар юл-транспорт травмаларын кисәтү максаты белән урамда һәм юлда үзләрен тотуның төп кагыйдәләре белән таныштыру.
Шөгыль барышында балалар "Кыш вакытында юлда үзеңне тоту кагыйдәләре" өйрәтүле видеоролигын карадылар, аннан соң интерактив әңгәмәдә кыш көне юлда үзләрен тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар, уен формасында алган белемнәрен ныгыттылар. Шөгыль ахырында балаларга "Кыш куркынычсыз булганда ямьле, яки кыш көне юлда үзеңне тоту кагыйдәләре" мәгълүмати буклетлары тапшырылды.


30нчы декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа елны бәйрәм итү алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен,"Мандаринлы кәеф" иҗат мастер-классын уздырдылар.
Чараның максаты: коллектив иҗат эшендә коммуникатив белемнәрне үстерү, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Чара барышында катнашучылар Яңа елны гаиләдә каршылау гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар, балалар мандаринлы такыялар ясадылар, ә аларның әти-әниләре яңа ел бүләге "Тоз белән хуш исле капчык" ясау буенча "Кышкы хуш исләр" мастер-классында катнаштылар. Барлык катнашучылар уңай хисләр һәм яңа ел алды кәефе алдылар.
Чара ахырында, беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин тууының 85-еллыгына багышланган "Ул:"Киттек!"диде" Бөтенроссия бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү булды. Барлык катнашучылар да Мактаулы дипломнар алдылар.
Котлыйбыз!!!



27нче декабрь, җомга, 2019нчы ел
Ата-ана җаваплылыгы формалаштыруга һәм балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәтне кисәтүгә юнәлдерелгән,"Гаилә учагы" программасы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен,"ЮК" сүзенә альтернатива" төркемле шөгылен уздырды.
Максат: ата-аналарның үзләрен тотуның начар формаларын һәм стильләрен коррекцияләү аша балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәтне һәм көчләүне кисәтү профилактикасы.
Шөгыль, ата-аналарны бала белән мөнәсәбәтләрне көйләүнең уңышлы ысуллары белән таныштыруга, ата-ана - бала мөнәсәбәтләрендә психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, "Киңәшләрнең тылсымлы шкатулкасы" күнегүеннән башланып китте. Катнашучылар интерактив әңгәмәдә актив тыңлау техникасы белән таныштылар, актив тыңлауның ысуллары һәм кагыйдәләре белән таныштылар, аннан соң өйрәнгән күнекмәләрен "ЮК" сүзенә альтернатива" рольле уенында кулландылар.
Шөгыль ахырында ата-аналарга "Бала белән аралашу"(ата-аналарга киңәшләр) белешмәлекләре тапшырылды.

26нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Балалар уйный торган театр" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Таулы-Өммәт урманы паркы "Йорт" Эко-үзәгендә Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Эко-үзәк белгече белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган сәламәтлекләре чикле балалар өчен,"Өч дуңгыз баласы" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив күнекмәләрне, командада үзара хезмәттәшлек итүне үстерү, шәхси мөмкинлекне ачу һәм актерлык уенына өйрәтү.
Шөгыль башында "Якты кояшкай" сәламләү йоласы уздырылды, бу катнашучыларга психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә, төркемдә уртак эшчәнлеккә уңай кәеф формалаштырырга ярдәм итте. Театр һәм актерлык үзгәреше сәнгате турында яңа белемнәр алу максаты белән, арт-терапия һәм рольле уеннар кулланып, мастер-класс уздырылды. Шөгыль "Өч дуңгыз баласы" әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды.
Шөгыль балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерергә, командада үзара хезмәттәшлек итәргә, шәхси мөмкинлекне ачарга ярдәм итте.


