26нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Балалар уйный торган театр" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Таулы-Өммәт урманы паркы "Йорт" Эко-үзәгендә Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Эко-үзәк белгече белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган сәламәтлекләре чикле балалар өчен,"Өч дуңгыз баласы" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив күнекмәләрне, командада үзара хезмәттәшлек итүне үстерү, шәхси мөмкинлекне ачу һәм актерлык уенына өйрәтү.
Шөгыль башында "Якты кояшкай" сәламләү йоласы уздырылды, бу катнашучыларга психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә, төркемдә уртак эшчәнлеккә уңай кәеф формалаштырырга ярдәм итте. Театр һәм актерлык үзгәреше сәнгате турында яңа белемнәр алу максаты белән, арт-терапия һәм рольле уеннар кулланып, мастер-класс уздырылды. Шөгыль "Өч дуңгыз баласы" әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды.
Шөгыль балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерергә, командада үзара хезмәттәшлек итәргә, шәхси мөмкинлекне ачарга ярдәм итте.


