Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
8нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозулар һәм җинаятьләр профилактикасы буенча эшчәнлек оештыру" программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе бүлегенең баш идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалары булган гаиләләр өчен, "Янгын сүндерүче-батыр һөнәр" экскурсиясе оештырылды.
Балалар әти-әниләре белән бергә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 5нче Янгын сүндерү часте хезмәткәрләрендә кунакта булдылар, кешеләрнең гомерен коткаручы батыр янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар.
Балалар кызыксыну белән машиналарның җиһазлануы, экипировка, янгын сүндерү өчен төрле җайланмаларны өйрәнделәр. Элемтә пультында аларга янгын турында кая хәбәрләр килүе һәм ни өчен ялган янгын чыгу турында хәбәр итү катгый тыелганлыгын сөйләделәр. Балалар ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын белүләрен актив күрсәттеләр.
Балалар янгын сүндерүчеләргә рәхмәт әйттеләр, ә кайберләре киләчәктә бу батыр һөнәрне сайларга теләкләрен белдерделәр.




5нче ноябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләргә балалары белән Татарстан Республикасы Милли музеена хәйрия экскурсиясендә ярдәм күрсәттеләр.
Гаиләләр сәхнәләштерелгән "Җанлы күргәзмә" экскурсиясендә булдылар. "Җанлы күргәзмә" геройлары тарихи киемнәрдән шул вакытның төсен яңарттылар, килүчеләргә шул чорның сулышын җиткерделәр, иҗади осталыкларын күрсәтергә һәм үзләренең мөмкинлекләрен ачарга ярдәм иттеләр. Балигъ булмаган балалар ата-бабаларыбызның кызыклы һәм бай дөньялары белән очраштылар. Тәҗрибәле оста-һөнәрчеләр, сугышчылар, дворяннар һәм крестьяннар туган як тарихы турында күзаллауларын киңәйтергә ярдәм иттеләр.
Экскурсия балаларга яңа белемнәр бүләк итте һәм якты тәэсирләр калдырды.



1нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре МБББУ "111нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең педагогик коллективы белән "Балигъ булмаган балаларга интернет һәм девиант субкультураларның деструктив тәэсире" методик сәгатен уздырдылар.
Очрашу барышында балигъ булмаган балаларның үзләрен девиант тотышлары профилактикасы, балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлыгы сораулары тикшерелде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы бүлекнең эше, социаль хезмәт күрсәтү тәртибе белән таныштырды,"Зәңгәр кит" һәм "Баланың психикасына тәэсир итүче интернет уеннар" презентацияләрен күрсәтеп, балигъ булмаган балаларның психологик сәламәтлегенә девиант субкультураларның тәэсире турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар белән "Интернет бәйлелек һәм профилактика ысуллары" эшлекле уены уздырылды.
Белгечләр әйтүенчә, мондый очрашулар социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр белән профилактика эшендә субъектларының хезмәттәшлегенә ярдәм итә.




1нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
30нчы октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 24нче шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, "Хәтер Китабы" тематик кичәсен уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда актив гражданлык карашын, патриотик аң формалаштыру.
"Без илебез өчен куркыныч елларда нахакка зыян күргән яки вафат булганнар турында истәлекне хөрмәт итәргә бурычлы. Киләчәктә кабатланмасын өчен үткәнне белергә кирәк" сүзләре очрашуның лейтмотивы булдылар. Катнашучылар Сәяси тоткын көненең барлыкка килү тарихын, Соловки һәм Колымага җибәрелгән репрессияләнгән кешеләрнең язмышлары турында белделәр. Осип Мандельштамның үтеп керерлек шигырьләре, Анна Ахматованың "Реквием" поэмасыннан өзекләр яңгырады. Аларны башкару репрессиягә дучар булган кешеләрнең фотографияләрен һәм сурәтләрен күрсәтү белән алып барылды.
Китапханә хезмәткәрләре очрашуны тематик китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамладылар. Очрашуда катнашучылар чыгыш ясаучыларга кызыклы һәм мөһим чара өчен рәхмәт белдерделәр.

1нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган “Онытылу мөмкин түгел” төркемле шөгылен(кино күрсәтү) үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: ил тарихының фаҗигале еллары белән таныштыру, актив гражданлык карашын формалаштыру.
Төркемле шөгыль барышында балигъ булмаган балалар Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне тарихы белән таныштылар,”Онытылу мөмкин түгел” документаль фильмын карадылар, кешеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында белделәр. Балалар фильмны карагач үзләренең борчулары белән уртаклаштылар, хаталарны кабатламас өчен тарихны өйрәнергә кирәклеген билгеләделәр.