8нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозулар һәм җинаятьләр профилактикасы буенча эшчәнлек оештыру" программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе бүлегенең баш идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалары булган гаиләләр өчен, "Янгын сүндерүче-батыр һөнәр" экскурсиясе оештырылды.
Балалар әти-әниләре белән бергә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 5нче Янгын сүндерү часте хезмәткәрләрендә кунакта булдылар, кешеләрнең гомерен коткаручы батыр янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар.
Балалар кызыксыну белән машиналарның җиһазлануы, экипировка, янгын сүндерү өчен төрле җайланмаларны өйрәнделәр. Элемтә пультында аларга янгын турында кая хәбәрләр килүе һәм ни өчен ялган янгын чыгу турында хәбәр итү катгый тыелганлыгын сөйләделәр. Балалар ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын белүләрен актив күрсәттеләр.
Балалар янгын сүндерүчеләргә рәхмәт әйттеләр, ә кайберләре киләчәктә бу батыр һөнәрне сайларга теләкләрен белдерделәр.



















