Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсе консультация пунктында социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен “Батырлык гасырларда яшәр” каһарманлык дәресе уздырдылар.
Чараның мактаулы кунагы – сугыш ветераны Совин Александр Ефимович. Александр Ефимович балаларга үзенең яшьлеге, сугыш, шул чор кешеләренә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде. Балалар һәм өлкәннәр игътибар белән аның шигырьләрен тыңладылар, иске фронт фотографияләрен карадылар.
Балалар үз чиратларында ветеранга үзләре ясаган рәсемнәрен һәм открыткаларын тапшырдылар. Ветеран белән хушлашканда балалар рәхмәт белдерделәр, һаман да шундый егәрле һәм уңай карашлы булып калуын теләделәр.


13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына туры китереп “Җиңүгә безнең юлыбыз” квестын уздырдылар.
Максат: актив тормыш позициясе, командада эшли белүне формалаштыру, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Чара кысаларында балалар Бөек Ватан сугышына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, “Каһарман шәһәрләр” станциясендә каһарман шәһәрләр турында белемнәре белән уртаклаштылар.
Квест “Георгий лентасын бәйләү кагыйдәләре” мастер-классы белән дәвам итте, анда балалар Җиңү символы белән дөрес эш итәргә өйрәнделәр.
Чара Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тулы булмаган, күп балалы һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән Юдино бистәсендә “Георгий тасмасы. Гадәтне бергәләп булдырыйк” урам акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, актив тормыш позициясе тәрбияләү.
“Георгий тасмасы” акциясе - безнең хәтер, җиңүче халык батырлыгын хөрмәтләү эстафетасы ул.
Акция барышында Юдинода яшәүчеләргә Георгий тасмалары тапшырдылар, аларның ни өчен Җиңү символы булуын һәм төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында сөйләделәр.

13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүгә туры китереп, “Җиңүле яз” патриотик акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү.
Балалар Георгий тасмасыннан алдан ук күкрәккә тага торган билгеләр һәм открыткалар әзерләделәр һәм бөек бәйрәм алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләрендә котладылар, Казан шәһәр Думасы депутаты, “Булка-кондитер комбинаты” АҖ Генераль директоры Котдусов Б. Ф. тан чәчәкләр һәм ашамлыклар җыелмасын тапшырдылар.



13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Батырлар янәшәбездә!” социаль акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм батырлары турында тарихи истәлекләрне саклау, өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Социаль акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннарның өйләренә бару, балалар төркемле шөгыльләрдә үз куллары белән ясаган открыткаларны һәм эшләнмәләрне тапшыру оештырылды. Ветераннар балаларга фронт истәлекләрен, сугыш вакытында халык җилкәсенә төшкән авырлыклар турында сөйләделәр.

