Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” ДАҺББУ волонтерлары белән берлектә, “Сезнең исемнәрне без хәтерлибез” акциясен оештырдылар, аның кысасында социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән бергә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котладылар.
Акциянең максаты: Бөек Ватан сугышы елларында безнең халыкның батырлыгы һәм ныклыгы өчен горурлык хисе, әхлакый сыйфатларны, ватанпәрвәрлек, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
Балалар ветераннарны үзләренең талантлары белән гаҗәпләндерделәр: шигырьләр укыдылар, гитарага кушылып сугыш турында җырлар җырладылар. Балалар ветераннарга үзләре ясаган открыткаларны тапшырдылар, Георгий ленталарыннан брошьлар кададылар. Барлык балаларга да сувенирлардан башка тынычлык өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерәселәре килде. Ветераннар балалар белән рәхәтләнеп үзләренең сугышчан яшьлекләре турында уртаклаштылар.



