Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” ДАҺББУ волонтерлары белән берлектә, “Сезнең исемнәрне без хәтерлибез” акциясен оештырдылар, аның кысасында социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән бергә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котладылар.
Акциянең максаты: Бөек Ватан сугышы елларында безнең халыкның батырлыгы һәм ныклыгы өчен горурлык хисе, әхлакый сыйфатларны, ватанпәрвәрлек, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
Балалар ветераннарны үзләренең талантлары белән гаҗәпләндерделәр: шигырьләр укыдылар, гитарага кушылып сугыш турында җырлар җырладылар. Балалар ветераннарга үзләре ясаган открыткаларны тапшырдылар, Георгий ленталарыннан брошьлар кададылар. Барлык балаларга да сувенирлардан башка тынычлык өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерәселәре килде. Ветераннар балалар белән рәхәтләнеп үзләренең сугышчан яшьлекләре турында уртаклаштылар.




1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре белгечләре Ә. Бакиров исемендәге 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Ике буын очрашуы” бәйрәм концерты оештырдылар.
Концертта “Солдат анасы турында баллада”, “Зәңгәр яулык”, “Ал кояш баешы”, “Эх, юллар” кебек танылган җырлар һәм сугыш еллары шигырьләре яңгырады. Концерт ахырында ветераннарны бөек бәйрәм – Җиңү көне белән тәбрикләделәр һәм шөгыльләрдә балалар ясаган истәлекле открыткаларны тапшырдылар.
Мондый чараларны уздыру балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисләре тәрбияләүгә ярдәм итә.



Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү алдыннан өйдә хезмәт алуда торган Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгъдиев Әгълиулла Сөнгәтовичны котлауны оештырдылар.
Ветеранны котлауда бу йортта яшәүчеләр дә катнаштылар.


Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүгә шагыйрь-тәрҗемәче Ишмөхәммәтов Н. Р. катнашында “Вакыт уза, безнең белән истәлекләр кала!” әдәби-тематик кичәсе оештырылды. Ветераннар кичәнең мактаулы кунаклары булдылар. Очрашу барышында аларның сугыш еллары истәлекләре, хикәяләре, шигырьләре яңгырады.

Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгы көнен бәйрәм итү алдыннан социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары хәтирәләреннән торган “Әңгәмәдәш” гәҗитенең махсус санын чыгардылар. Гәҗит өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.
Бөек бәйрәм алдыннан социаль хезмәткәрләр шулай ук “Сугыштан соң йөрәк икеләтә җыр сорый” исемле сугыш елларындагы җырлар җыентыгын әзерләделәр һәм ветераннарга тапшырдылар.


