Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
27нче февраль, чәршәмбе, 2019нчы ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен, “Киләчәккә юл” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: актив тормыш карашын, үз гамәлләре өчен җаваплылыкны аңлау формалаштыру.
Шөгыль “Минем киләчәгем” тренинг күнегүеннән башланды. Катнашучылар “җаваплылык”, “максат”,”омтылыш”, “ныклык” кебек мөһим төшенчәләрне тикшерделәр. “Су дөньясында” интерактив уены балаларга үзләренең характер үзенчәлекләрен аңларга, максатка ирешүгә нәрсә комачаулавы турында уйланырга ярдәм итте. Балаларга үзләренең карарлары һәм эшләгән гамәлләре өчен җаваплылыкны аңларга ярдәм итү өчен, психолог “Барысы да үз кулыңда” гыйбрәтле хикәясе белән эш үткәрде.
Ахырда катнашучылар “Таш гасыры” иҗади эшен башкардылар, ул декорацияләр һәм образлар мультфильм төшерергә нигез булачаклар.


26нчы февраль, сишәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен, тренинг элементлары белән “Минем гаиләм-минем ныгытмам” төркемле шөгылен уздырды.
Катнашучылар белән гаилә ресурсларын эзләүгә юнәлдерелгән “Гаилә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәме һәм ничек?” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Куйган максатларга ирешү өчен реабилитацион-үстерелешле “Мозартика” инновацияле технологиясе кулланылды. Уен тирәлегендә коррекция эше катнашучыларга үзләренең гаиләгә мөнәсәбәтле булуларын аңларга, үз гаиләсенең тулаем һәм һәр әгъзаның аерым образын метафорик күзаллау аша үзрефлексия күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.
Шөгыльнең якты һәм иҗади форматы катнашучыларга бик тә ошады, бу гаилә ресурсларының мөһимлеген аңлау аша аның статусын күтәрүгә, ата-аналарның балалары белән хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

22нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте волонтерлары белән берлектә “Рәхмәт, сакчыларга!” акциясе кысаларында социаль хезмәт алучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Сугышларда турыдан-туры катнашкан һәм хәрби хезмәткә озак елларын биргән, берничә буын солдат үстергән ветераннарга студентлар истәлекле сувенирлар, конфетлар һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ветераннар, үз чиратында, алар белән сугыш чорыннан кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар, балаларны үз Ватаныңны яратырга һәм бәяләргә өйрәттеләр.

22нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “14нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ консультация пунктында “Яшәү-бәһасез бүләк“ циклыннан “Стресс. Үзрегуляция”төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның тискәре кичерешләре профилактикасы, релаксация һәм үзрегуляция ысулларына өйрәтү.
Шөгыль барышында “Стрессны ничек ачыкларга?”, “Психологик билгеләр”, “Стресс дәрәҗәсен үздиагостикалау” сорауларын тикшерүгә юнәлдерелгән “Стресс – ул...” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Шөгыльне интерактив рәвештә уздыру балигъ булмаган балаларның бу темага кызыксынуын уятырга, тикшерү барышында ачыклык булдырырга ярдәм итте. Катнашучылар “стресс” төшенчәсе һәм аны җиңү ысуллары турында белделәр, үз теләкләрен белдерә, аларның рациональлегенә бәя бирә, шәхеснең көчле һәм йомшак якларын исәпкә алып проблемаларны чишү юлларын билгели алдылар.
“Тулы сулыш”, “Уңай раслаулар” гамәли күнегүләрен башкару хәвефлелек хисен җиңәргә, стресска каршы психологик ныклык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм ите.


22нче февраль, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 11-15 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Яңа БЕЗ” циклыннан тренинг элементлары белән “Барысы да минем турында” төркемле шөгылен уздырды.
Балигъ булмаган балалар “Минем кояш нурларындагы сурәтем” күнегүен башкардылар, анда үзләренең көчле якларын, талант һәм осталыкларын аерып күрсәттеләр, коррекция һәм үсеш таләп итүче зоналарны билгеләделәр. Төркемне туплауга юнәлдерелгән күнегүләрдә катнашу максатчан төркемдә катнашучыларга конструктив, ышанычлы һәм ихтирамлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте. Балалар мөнәсәбәтләр төзергә, конфликтлы очракларны чишү ысулларын эзләргә өйрәнделәр. Тикшерү барышында шөгыльдә катнашучылар бер-берләренә “автосурәт”ләрен шәхси мөһим сыйфатлар белән тулыландырырга ярдәм иттеләр. Шөгыль ахырында яшүсмерләргә “Мозартика” инновацион реабилитацион-үстерелешле технологияне кулланып үзләрен күрсәтергә тәкъдим ителде.
Психолог сүзләре буенча төркемле шөгыльләрне мондый формада уздыру яшүсмерләрнең “МИН” уңай образын ныгытырга, яңа рефлексия күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә.

