Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
21нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Халыкара инвалидлар көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче инвалидларга хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр өчен, “Сәламәтлек” иҗтимагый хәрәкәт рәисе Гатауллина Сания Фатыховна эшләгән, “Җылы йорт” максатлы программасының лекцияләр циклы ачылды.
Сания Фатыховна беренче таныштыру лекциясен уздырды, үзенә үзе хезмәт күрсәтү мөмкинлеген өлешчә яки тулысынча югалткан социаль хезмәт алучылар белән эш тәҗрибәсен уртаклашты.


21нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Яңа Савин районы психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Ата-аналар университеты” циклыннан “Безнең өйдәге тынычлык” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: ата-ана – бала мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, ата-аналарны балалар белән уңышлы аралашу ысулларына өйрәтү, балаларның үз-үзләренә кул салу профилактикасы.
Шөгыль башында ата-аналар белән “Гаиләдәге тынычлык һәм аңлау нәрсә ул?” темасына әңгәмә уздырылды, аның барышында гаиләдә уңышлы аралашу ысуллары белән таныштылар, өйдә уңайлы һәм куркынычсыз мохит тудыру, балаларның үз-үзләренә кул салу теләген кисәтү өчен, баланың хисләрен һәм борчылуларын аңлый белүнең мөһимлеген аңладылар. Күрсәтмәле “Актив тыңлау ысуллары”,”Син-хәбәрләр һәм Мин-хәбәрләр” таблицалары белән эш,”Хисне бел” уены һәм төркемдә гаиләдәге конфликтлы хәлләрне тикшерү эше балалар белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуга һәм алар белән аралашуны аңларга ярдәм иттеләр.
Шөгыль һәр катнашучының рефлексиясе һәм Ата-аналар университетында киләсе очрашу турында белдерү белән тәмамланды.


16нчы ноябрь, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Тормыш баскычлары буенча атлаганда” шөгыльләр циклыннан “Манипуляция (Алдау)” шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны алар белән мөмкин булган алдау стратегиясен (чын һәм виртуал тирәлектә) аңларга, тышкы басымны танырга, әйләнә-тирәдәгеләрнең тәкъдимнәренә критика күзлегеннән карарга(шулай ук интернет –берләшмәләрдә), җаваплы каралар кабул итәргә, ышанычлы кире кагу техникасына өйрәтү.
Шөгыль барышында балаларга, үзрегуляцияне, үзен иркен тотуны, кагыйдәләр буенча эшли белүне үстерүгә юнәлдерелгән, “Алдауның төрләре һәм ысуллары” интерактив әңгәмәсе, аннан соң “ЮК дип әйтүнең 9 ысулы” рольле уены һәм “Парлы рәсем ясау” күнегүе уздырылды. Балалар парларга бүленделәр, һәм рәсемнең нинди булуын алдан килешеп куймаган килеш бер бит кәгазьдә бердәм композиция ясадылар. Шөгыль ахырында иң гармонияле һәм иң гадәти булмаган эшне сайладылар.



15нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә һөнәр сайлауга һәм хокук бозу профилактикасына юнәлдерелгән “Минем полициям мине саклый” төркемле шөгыле уздырдылар.
Зур булмаган тарихи экскурс балаларга полиция һөнәре турында кызыклы фактларны, полициянең прототибы булып 1715нче елда Петр I төзегән хезмәт булуын белергә ярдәм итте. Балалар кызыксыну белән полиция хезмәткәрләренең көндәлек эшләре, аларның кыю һөнәрләре турында кыска метражлы “Ярдәм итегез!” фильмын карадылар һәм фикер алыштылар. “Минем полициям” викторинасы сорауларына җавап биреп балалар кануннар турында белемнәрен арттырдылар, шулай ук полиция һөнәрләре, тикшерүчеләр, участковыйлар, кинологлар өчен мөһим осталык һәм күнекмәләр турында белделәр. Шөгыль ахырында “Полиция булмаса нәрсә булыр иде?” соравына җавап биреп, катнашучылар беравыздан полициянең кирәклеге турында фикерләрен белдерделәр. Кайбер балалар полиция һөнәрен алырга теләүләрен әйттеләр.

15нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы УСММ консультация пункты базасында “Мин Интернетта нинди?” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауларын арттыру.
Шөгыль кысаларында катнашучылар белән онлайн-репутация төшенчәсе, интернетка куелган мәгълүматның киң таралуы, эш тәкъдим итүчеләрнең үзләренә эшкә алынучыларның социаль челтәрләрдәге профильләрен тикшерүләре мисаллары турында интерактив әңгәмә уздырылды.
Аннан соң, балигъ булмаган балаларның чынбарлыкта һәм Интернет челтәрендә үзләрен ничек тотулары һәм кабул итүләренең охшаш һәм аермалы якларын ачыклауга юнәлдерелгән,“Мин чын, мин виртуаль” күнегүе уздырылды. Яшүсмерләрнең социаль битләрен тасвирлау-кейслар белән төркемнәрдә эшләү, балаларга Интернетта уңай репутациянең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

