Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
8нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Сәлам, бу Мин!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: төркемдә катнашучыларның танышуы, уңай психологик климат булдыру, уртак хезмәткә уңай теләк формалаштыру.
Шөгыль “Мин кем икәнне бел” уен күнегүеннән башланды, ул балаларны үзара танышуга һәм уртак хезмәткә көйләде. “Сурәт” күнегүен катнашучылар түгәрәктә башкардылар, ул ассоциатив фикерләүгә һәм үзеңне танып белүне үстерүгә ярдәм итте. Аннан соң балаларга “Бердәмлектә көч” проекты идеяләре, чараның этаплы планы белән таныштыручы презентация күрсәтелде.
Аннан соң катнашучылар әкиятләр уйлап чыгардылар һәм укыдылар, алар буенча киләчәктә мультфильм төшерү өчен сценарий эшләнәчәк.
Шөгыль ахырында катнашучылар “Сал” күнегүен башкардылар, ул төркемне берләштерергә, шулай ук алда проект кысаларында эшләргә уңай теләкне ныгытырга ярдәм итте.


8нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “14нче номерлы УГББМ” МБББУ консультация пункты базасында, “антивиталь борчылулар” профилактикасы һәм әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга юнәлдерелгән, “Үз тормышыңның кадерен бел” циклыннан “Аралашу” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль сәламләүдән, танышудан һәм “Эмоциональ халәт” күнегүеннән башланды, аның барышында балалар тышкы билгеләр буенча дусларының кәефен сурәтләделәр. Аннан соң, хәзерге заман яшүсмеренең кыйммәтләрен ачыклауга юнәлдерелгән, “Буын сурәте” күнегүе уздырылды. Балалар командаларга бүленеп “Безнең мәктәп тормышы”, “Ял һәм кызыксынулар”, “Тормыш кыйммәтләре”, “Тормыш рәвеше” темаларын сәхнәләштерделәр. Аннан соң кагылган сораулар, аларны чишү ысуллары һәм профилактиканы тикшерү булды.
Оештыручыларның сүзләре буенча, төркемле шөгыль үзенә ышаныч арттырырга, лидерлык сыйфатлары күренүгә, әңгәмәдешенең хәлен аңлый һәм сизә белү сәләтен үстерергә ярдәм итте.



7нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен “Профориентация һәм үзбилгеләнү” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны булачак һөнәрне сайлауга психологик әзерләү.
Шөгыльдә катнашучылар шәхеснең юнәлешенә һәм һөнәри омтылышны билгеләүгә экспресс-сорашу үттеләр. Аннан соң һөнәр төрләре турында тематик әңгәмә һәм “Үзеңнең төсеңне тап”, “Бу дөньяда мин кем?”, “Бирелгән хәрефкә һөнәр исемен тап”, “Сирәк һәм дәрәҗәле һөнәрләр” уен күнегүләре уздырылды.
Балаларны үзләрен тәкъдим итә белергә өйрәтү максаты белән рольле “Кирәкле һөнәрләр”, “Нинди һөнәр яхшырак?” уеннары үткәрелде.
Шөгыль балаларда булачак һөнәрне сайлауга мотивация формалаштырырга, үзбилгеләнүгә психологик әзерлекне үстерергә ярдәм итте.


7нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче (психоэмоциональ проблемалар), 8 – 11 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Мин һәм башкалар” төркемле шөгыле уздырды.
Катнашучылар, интерактив уен кысаларында ике командага бүленеп, бергә хәрәкәт итү стратегиясен формалаштыруга юнәлдерелгән биремнәрне башкардылар. Һәр команда капитан сайлады, сәяхәт итәргә үзләренә кораб ясады, сәяхәтчеләрнең рольләрен бүлде. Биремнәрне башкарганда берәүләр лидер позициясен биләсәләр, икенчеләр ияреп баручылар булдылар, ләкин аларның һәрберсе шәхси һәм команда максатын саклап калырга тырышты. “Кем тизрәк?”, “Кызыклы пантомималар” эстафеталарында катнашу тупланганлык формалаштырырга, төрле хәлдә тиз ориентлаша һәм кирәкле карар кабул итә белүне формалаштырырга ярдәм итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.
Уздырылган шөгыль коммуникатив күнекмәләрне формалаштырырга, бер фикергә килә һәм уртак максатларга ирешә белергә, толерант шәхес сыйфатларын үстерергә ярдәм итте.


2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Халык бердәмлегендә бөек көч” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар кызыксыну белән Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме тарихын тыңладылар, илебездә яшәгән милләтләрнең күптөрлелеге, аларның гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныштылар.
Балалар шөгыль ахырында “Идел буе халыкларының ашлары” фотобәйгесендә катнаштылар.

