2нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Уйнап үсәбез” шөгыльләр циклыннан “Ми өчен гимнастика” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: мәктәп дезадаптациясен җиңеп чыгу, үз көчеңә ышаныч формалаштыру, фикерли,йомгаклый белүне үстерү, ирекле игътибар һәм хәтерне үстерү.
Шөгыль “Эш беткәч уйнарга ярый” девизыннан башланды.Аннан соң балалар үзләре эшчәнлек тәртибен сайладылар: эшләргә,уйнарга,рәсем ясарга. “Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя”, “Төшенчәләрне йомгаклау” күнегүләре барышында балалар вербаль-логик фикерләүне үстерделәр, ә “Корректура сынавы” һәм “Пиктограммалар ясыйбыз” биремнәре, ирекле игътибар һәм хәтерне үстерүгә ярдәм иттеләр. “Ышанырга һәм тырышырга” психотерапевтик әкиятен тикшерү балаларга үзләренең көчләренә ышануның мөһимлеген һәм мәктәп авырлыкларын җиңүнең кирәклеген аңларга ярдәм итте.
Интеллектуаль бирем һәм уеннарның чиратлашуы бөтен шөгыль барышында балаларның активлыгын тотарга ярдәм итте.Балаларга бигрәк тә рухландыручы һәм үз көчләреңә ышаныч бирүче Моцарт көйләре астында рәсем ясау ошады.

