Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
13 нче февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы ТР Милли музее хезмәткәре А. В. Каменщиковым белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,"Татарстан елъязмасы" циклыннан "Туган илемнең тарихы" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: үз илләренең тарихына, тарихи кыйммәтләренә кызыксыну формалаштыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, актив тормыш позициясен формалаштыру.
Шөгыль, Шәһәр көненә "Абыйлы-энеле Васильевлар остаханәсе" иҗат үзәге җитәкчелегендә төшерелгән "Казан турында риваятьләр" видеофильмын караудан башланды. Фильм балаларны шәһәрнең төзелү тарихы, тарихи фактлар һәм риваятьләр белән таныштырды.
ТР Милли музее хезмәткәре А. В. Каменщиков "Заманча Казан" виртуаль экскурсиясен интерактив формада уздырды, ул шәһәр һәм республиканың заманча истәлекле урыннары турында күп кызыклы фактларны ачты.
Аннан соң балалар "Туган илемнең тарихы" интеллектуаль викторинасында катнаштылар, Казан шәһәре һәм Киров районының тарихи һәм заманча һәйкәлләре турында белемнәрен күрсәттеләр.


12нче февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына туры китерелгән "Ветеран белән ял көне" социаль проекты кысаларында, тыл хезмәтчәне Бусорова Анна Васильевна өчен "Туган көн" акциясе уздырдылар.
Бүлек хезмәткәрләре ветеранның өенә барып чәчәк бәйләме һәм махсус Анна Васильевна өчен социаль хезмәткәр пешергән бәйрәм пирогы тапшырдылар.
Анна Васильевна балигъ булганда сугыш башлана. Ул Казан шәһәрен саклауда эшли, Лаеш районында окоплар казый. Сугыш тәмамлангач Яр буе Морквашында кондитер фабрикасында кладовой мөдире булып эшли. Юдино бистәсенә күчеп килгәч, Иске Аракчино бистәсе хәрби базасына эшкә күчә. 38 ел хезмәт итеп бары тик рәхмәт сүзләренә лаек була, 60 яшендә лаеклы ялга китә.
Анна Васильевна күрсәтелгән кайгырту һәм игътибар өчен олы рәхмәтләрен белдерде.


12нче февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эш технологиясе" темасына методик сәгать уздырылды.
Бүлек мөдире Чинь А. Р. бүлек белгечләренә Россия Федерациясенең төрле субъектларында социаль хезмәт күрсәтү оештыруның нәтиҗәле формаларын тикшерү нигезендә, инвалидлыгы булган балалар һәм аларны тәрбияләүче гаилә әгъзалары белән нәтиҗәле практикаларны куллануга тәкъдим итте.
Гамәли өлешендә психолог Биккинеева Д. Р. белгечләрне социаль хезмәт алучылар белән элемтә урнаштырырга өйрәтүгә юнәлдерелгән мәгълүмат белән уртаклашты. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләгән әти-әниләр белән элемтә урнаштыру проблемасы аерым яктыртылды.
"Синең эшең-кешеләр булганда" диалогы режимында:
- Үзара мөнәсәбәтләр урнаштырганда нинди рольләрне уйнарга була?
- Нинди аралашу "маскалары" конфликтлы хәлне бары тик катлауландырачаклар?
- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу күнекмәләренең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре нинди?
- Социум социаль эш буенча белгечнең белеменә, осталыгына һәм этикетына нинди таләпләр куя? сораулары тикшерелде.
Методик сәгать сорауларын тикшерүдә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л. К. Корбангалиева, мәгълүмат - аналитика бүлеге методистлары катнаштылар, бүлекнең эш практикасыннан чыгып, методик сәгатьтә куелган теманың әһәмиятлелеген һәм тәкъдим ителгән технологияләрне тирәнтен һәм җентекләп өйрәнүне билгеләп үттеләр.



12нче февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
"Татарстан Республикасында 2014-2020нче елларга юл йөрү иминлеген арттыру" программасы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре буенча Юл йөрү иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен "Куркынычсыз юл" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның юл-транспорт травмаларын кисәтү, балаларны яктылыкны кире кайтаргыч элементлар белән таныштыру.
Очрашу барышында балалар яктылыкны кайтара торган элементларны куллану кагыйдәләре һәм куллану мөһимлеге турында өйрәтүле "Юл дозоры" мультфильмын
карадылар, юлда йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре һәм аларга туры килгән кагыйдәләр турында сорауларга җавап биреп сюжетны тикшерүдә актив катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар Госавтоинспекция хезмәткәрләреннән күп тапкыр ябыштыра торган наклейкалар белән өйрәтүле китаплар, алар балаларга юлда күренеп торырга ярдәм итәчәкләр, һәм шулай ук "Куркынычсыз юл" мәгълүмати белешмәлекләр алдылар.


11нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарның реабилитацион ялын оештыру кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән бергә балигъ булмаган балаларның әти-әниләре өчен төркемле шөгыль уздырдылар.
Чараның максаты: катнашучыларның психоэмоциональ халәтен гармонияләштерү, шәхси ресурсларны активлаштыру.
Шөгыль 2 этапта узды. Беренче этапта психолог, психоэмоциональ халәткә тәэсир итүче тормыш сфераларын анализлауга юнәлдерелгән, Мюррей ысулы буенча "Бер стакан яшәү көче" күнегүен уздырды. Күнегүне башкару катнашучыларга үзләренең психоэмоциональ халәтләрен көйләү һәм шәхси ресурсларны активлаштыру өчен нинди сфералар өстендә эшләргә кирәклеген ачыкларга ярдәм итте.
Икенче этапта мәдәни оештыручы тыныч, релакс шартларында, арт-терапия форматында теләкләр беләзеге үрү буенча мастер-класс уздырды, аннан соң катнашучылар аны уңай энергетика һәм тормышта уңай үзгәрешләргә ышаныч белән "кордылар".
Мондый шөгыльләр сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләрнең ялын оештыру өчен уңайлы мохит тудыру, рәсми булмаган аралашу, үз-үзләрен иҗади күрсәтү өчен өстәмә ресурс булып тора.



Страница 110 из 272