11нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
"Демография" милли проекты бурычларын гамәлгә ашыру һәм "Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру" региональ проектын үткәрү максатыннан, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Строкиннар гаиләсенә социаль контракт рәсмиләштерергә ярдәм иттеләр. Гаилә тулы, күп балалы, социаль тотрыклы, ләкин азҗитешле.
Строкина Оксана Евгеньевна белән үзмәшгульлекне рәсмиләштерү буенча консультация уздырылды, яңа статусның өстенлекләре аңлатылды.
Социаль контракт кысаларында 7 бала тәрбияләүче ана мәктәпкәчә белем бирү буенча яңадан укыту курсларын узды, хезмәт күрсәтү өлкәсендә "үзмәшгульлек"не рәсмиләштерде: мәктәпкә әзерлек буенча шөгыльләр уздыру.
Балалар белән шөгыльләр уздыру өчен өйдә шартлар булдырылды: өлешчә ремонт ясалды, кирәкле җиһазлар, өстәмә яктылык өчен люстралар, такта, санау өчен материаллар, дидактик материаллар сатып алынды.
Социаль контракт кысаларында белгечләр Строкиннар гаиләсен "Бәхетле" социаль ашханәсеннән түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүдә һәм "Яхшы куллар" хәйрия склады аша киемнәр алуда, 16 яшьтән өлкән балигъ булмаган кызларын эшкә урнаштырырга ярдәм иттеләр. Ул ДАҺББУ "Казан сәүдә-икътисад техникумы"нда укуын дәвам итә, ә укудан буш вакытында тиз туклану рестораннар челтәре "Бургер Кинг"та аш бүлмәсе хезмәткәре булып эшли.
Социаль контракт кысаларындагы чаралар балалы гаиләләргә үзләренең хезмәт потенциалын тормышка ашырырга, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә мөмкинлек бирәләр.
