10нчы февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы буенча чаралар планы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "173нче гомуми белем бирү мәктәбе"нең консультация пунктында яшүсмерләр өчен "Стресс: аны ничек җиңәргә?" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: стресс кичергән хәлләрдә үз-үзеңне тотуның конструктив күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар стресс төшенчәсе, аның билгеләре, кеше тормышына тәэсире белән таныштылар. "Минем стессымның учы" психологик күнегүен башкару балаларга өйдә һәм мәктәптә стресслы хәлләрне ачыкларга, психолог белән бергә кискен тискәре кичерешләр халәтендә үз-үзен тотуның кулай ысулларын табарга ярдәм итте.
Шөгыль ахырында балаларга 8-800-2000-122 бөтенроссия балалар ышаныч телефоны һәм Казан шәһәре ашыгыч психолого-педагогик ярдәм үзәкләренең контакт мәгълүматлары белән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

















