Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
25нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Уңган куллар” балалар иҗаты клубында, психоэмоциональ проблемалары булган, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Минем хисләрем” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: иҗади эшчәнлек аша үзеңне танып белү, үз-үзеңә ышаныч арттыру, үзрегуляцияне үстерү.
Шөгыль барышында төркемне туплауга, ышанычлы атмосфера тудыруга, катнашучыларның эмоциональ халәтләрен яхшыртуга юнәлдерелгән, “Түгәрәк буенча рәсем”, “Хисле бүләк” арт-терапевтик күнегүләре уздырылды.
Иҗади остаханәдә эшләү һәм кечкенә автор әсәрләрен тудыру балаларны үзләрен иркен тоту өчен уңайлы шартлар тудыруга, иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашырырга, үзләренең сәләтләренә ышаныч формалаштырырга ярдәм итте.


25нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе янындагы урта махсус музыка мәктәбенең консультация пункты базасында, тискәре кичерешләр профилактикасына һәм әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга юнәлдерелгән, “Үз гомереңнең кадерен бел” циклыннан “Мин сынауларга әзер” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль сәламләү, танышу, балигъ булмаган балаларның хәзерге вакыттагы эмоциональ халәтләрен тикшерүдән башланды. Аннан соң “Чемодан” уены уздырылды, аның барышында балалар кызыклы тормыш өчен мөһим булган шәхси сыйфатларны тикшерделәр һәм җитешмәгән сыйфатлар белән “үзләренең багажларын тулыландырдылар”.
Үзләренең хисләрен белдерүне һәм аларны анализлый белүне үстерү максаты белән, “Куанычлар һәм кайгылар агачы” проект күнегүе уздырылды. Балалар аны башкарып негатив кичерешләрне җиңү ысулларын эзләделәр.


25нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Минем булачак һөнәрем” циклы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, психоэмоциональ проблемалары булу сәбәпле социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар белән, “Һөнәр һәм сәламәтлек” төркемле шөгыле уздырдылар.
Яшүсмерләр кызыксыну белән “Һөнәр һәм сәламәтлек” видеоролигын карадылар, аннан соң караган буенча фикер алышуда катнаштылар. Әңгәмә нәтиҗәсендә балалар сайланган һөнәрнең кызыклы һәм мавыктыргыч, хезмәт базарында кирәкле булуы, шәхси сыйфатларга туры килүе белән генә түгел, мөмкин булганча сәламәткә куркынычсыз булырга тиеш дигән фикергә килделәр.

24нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль авыр хәлдәге гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Балалар өчен компьютер белеме” циклыннан “Минем компьютер” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: компьютер белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү аша уңай тормыш кызыксынулары формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында заманча техника, аның мөмкинлекләре, мәгълүматны эшкәртү һәм системалаштыру ысуллары белән таныштылар. Шөгыльдә катнашучылар Paint программасында эшләү мөмкинлекләре турында белделәр, рәсемнәр ясадылар һәм үзләре принтерда чыгарттылар. Компьютерда эшләү белән беррәттән кулган мәсьәләләрне чишәргә: бергә эшчәнлекне, күрү һәм хәрәкәт анализаторларын үстерергә, бирелгән алгоритм буенча эшләргә өйрәнергә ярдәм итте.
Балалар шөгыльнең кызыклы һәм гадәти булмаган форматта булуын билгеләп үттеләр.

23нче октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тормыш гөлләре” циклыннан, социаль яраклы үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән, тренинг элементлары белән “Аралашу ысуллары” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның коммуникатив компетентлыгын формалаштыру.
Шөгыль барышында һәр катнашучы үзенең кәефе, хисләре, аралашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Инструкция буенча рәсем”, “Көзге” күнегүләрен башкарып, балалар вербаль булмаган, ә “Презентация”, “Комплимент” күнегүләрендә вербаль аралашу күнекмәләрен өйрәнделәр.
Тренингта катнашу балигъ булмаган балаларның коммуникатив компетентлыгын формалаштырырга ярдәм итте.

Страница 203 из 272